Аятулла сәет Моҗтаба Хаменеи (; 1969 елның 8 сентябре, Иран, Мәшһәд) ― Иран Ислам Республикасының дини, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. Иранның 3нче югары рухание. Ант иттерү тантанасы 2026 елның 9 мартында Тәһранда узган.
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 8 сентябрендә Иранның Рәзави-Хөрәсән устаны административ үзәге Мәшһәд шәһәрендә туган. Иранның элеккеге югары җитәкчесе Әли Хаменеиның алты баласының икенчесе, өлкәнлек буенча икенче улы. Урта белемне Тәһран шәһәрендә Алави исемле дини мәктәптә алган.
Иран медиасы мәгълүматларынча, яшь чакта ул вакытында кыска вакыт армиядә хезмәт иткән.
1999 елда ул дини тикшеренүләрен дәвам итү өчен шигый теологиясенең мөһим үзәкләренең берсе саналган Ком изге шәһәренә киткән . Заманында Ком шәһәренең дини үзәгендә дин гыйлеме укыткан.
Элеккеге Иран Президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатның эзлекле тарафдары булган, 2005 һәм 2009 еллар сайлауларында аны хуплаган.
Ул беркайчан да дәүләт оешмаларында рәсми вазифалар биләмәгән, җәмәгать алдында чыгышлар ясамаган һәм әңгәмәләр бирмәгән. Шулай да ул ике дистә ел дәвамында әтисенең идарәсендә эшләп, руханилар белән Ислам инкыйлабы сакчылары арасындагы мөнәсәбәтләрне координацияләгән.
Иран дин эшлеклеләре шурасы илнең югары рухание итеп АКШ һәм Израильның Иранга нәтиҗәсендә үтерелгән Әли Хаменеиның улы Моҗтаба Хаменеины сайлаган.
таблоидына сылтама биргән ММЧ хәбәрләре буенча, 2026 елның 12 мартында авиация һөҗүме нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган һәм комага киткән. Ул интенсив терапия бүлегенә урнаштырылганМәгълүмат чаралары Моджтаба Хәмәнәинең яралануы һәм комада ятуы турында хәбәр итте. Татар-информ, 12.03.2026.
Шәхси тормышы Моҗтаба Хаменеиның хатыны Зәһрә Хаддад Гадел Әли Хаменеи кебек үк АКШ белән Израильның һөҗүме вакытында үтерелгән. Аларның өч баласы булган. 18 яшьлек олы уллары Әли шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган Мөфти Иранга бомбалар ату нәтиҗәсендә Югары җитәкченең, балаларның һәм җирле халыкның фаҗигале үлеме уңаеннан иран халкының кайгысын уртаклаша. ТР МДН, 1.03.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Иран аятуллалары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Иран сәясәтчеләре Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары Төркем:Иран-Гыйрак сугышында катнашучылар