Форель Тинчурин, Форель Закир улы Тинчурин (Форель Закирович Тинчурин; 1926 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2002 елның 30 сентябре, шунда ук) ― инженер-механик, техник фәннәр кандидаты, доцент (1985―1994), профессор, Татарстанда югары белем бирүне оештыручы, МЭИның Казан филиалы (2000 елдан Казан дәүләт энергетика университеты, КДЭУ) директоры (1985―1994).

Тәрҗемәи хәле 1926 елда Казанда туган.

1950 елда Казан авиация институтын тәмамлап, «двигатель төзелеше» белгечлеге буенча инженер-механик квалификациясе алганАлексей Песошин Казанда Форель Тинчурин исемендәге яңа цифрлы подстанция ачты. Татар-информ, 4.08.2023.

1952―1976 елларда Казан авиация институтында фәнни-педагогик эш белән шөгыльләнгән.

1976 елда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы проректоры итеп билгеләнгән. 1982 елда 534 урынга исәпләнгән беренче тулай торак төзелеше тәмамланганЗал №2. История Казанского государственного энергетического университета.

1985–1994 елларда ― Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры.

2002 елга кадәр КДЭУда машина динамикасы һәм ныклыгы кафедрасы профессоры һәм ректор киңәшчесе булып эшләгән.

100 гә якын фәнни хезмәт бастырган. Оригиналь идеяләре һәм эшләнмәләре 29 авторлык таныклыгы белән якланганФорель Тинчурин. kgeu.ru, 12.12.2025.

1962 елдан 1984 елга кадәр ― халык депутатларының Казан шәһәр Советы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены ТАССРның атказанган энергетигы Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре Татарстан Республикасының Атказанган фән һәм техника эшлеклесеСегодня директору Казанского филиала МЭИ Форелю Закировичу Тинчурину исполнилось бы 96 лет. old.kgeu.ru, 12.12.2022

Хәтер КДЭУ музеенда Форель Закир улы Тинчуринга багышланган мемориаль комплекс бар. Галим истәлегенә КДЭУда ел саен «Тинчурин укулары» халыкара яшьләр фәнни конференциясе уздырылаМеждународная молодежная научная конференция «Тинчуринские чтения». 80 яшенә «Форель Закирович Тинчурин» китабы нәшер ителгәнФорель Закирович Тинчурин. К 80-летию со дня рождения. Форель Тинчурин исемен 2023 елның августында ачылган 110 кВ «Азино» цифрлы подстанциясе йөртә. Подстанция бинасы фасадында Тинчурин хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылганСегодня в Казани была торжественно открыта новая подстанция. «Республика Татарстан» ВКонтакте, 4.08.2023.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Алиса Латыпова. Он дорожил каждым. «Казань», 2026, март. ― Стр.20–23.

Сылтамалар Тинчурин Форель Закирович. «Республика Татарстан», 3.10.2002

Төркем:Ректорлар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт энергетика университеты укытучылары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре