«Түбән Чулман» милли паркы () — Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә якын Чулман елгасының уң һәм сул ярлары буйлап урнашкан урнашкан милли парк. 1991 елның 20 апрелендә урман массивларының һәм Түбән Чулман тугайларының эталон табигый комплексын саклап калу максатыннан нигезләнгән.

География Милли парк Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Чулман һәм аның кушылдыклары (Туйма, Криуша, Танай, Шилнә) буенда урнашкан. Административ яктан парк җирләре Татарстанның Алабуга һәм Чаллы районнарына карыйлар. Аның территориясендә Түбән Кама сусаклагычы урнашкан. Милли парк 26 601 гектар мәйданны били.

Рельеф Төп рельеф формалары Кама үзәненең текә битләүләрендәге чокырлар һәм сай ярлар аркасында катлаулырак. Аерым сай ерымнар — чокырлар, алар тирән булып, берничә километр озынлыкка җитәләр («Тулапин лог», «Богатый лог», «Малиновый лог» һәм башкалар).

Климат Территориянең климаты уртача континенталь. Җәйләре җылы, ә кышлары уртача салкын. Гыйнварда уртача температура −13,8 °C, ә июльдә уртача температура −19,6 °C. Еллык уртача явым-төшем күләме 420—480 мм.

Хайваннанар дөньясы

Милли паркта имезүчеләрнең 41 (поши, коралай, кабан, селәүсен, бурсык, урман сусары, тиен, ләтчә, кондыз, ондатра, кама, янутсыман эт, һәм башкалар), кошларның 180 (кара тилгән, көртлекче карчыга, кыр үрдәге, соры челән, зур чуар тукран, тәлләтәвеч, күл акчарлагы, соры ябалак, күкшә), җир-су хайваннарының 10, сөйрәлүчеләрнең 6 (кара елан, бакыр елан, һәм башкалар), балыкларның 16 (чуртан, сыла балыгы, бөрш, сазан, чөгә, корбан балыгы, шамбы, җәен, синец, этләч, каспий энә балыгы, һәм башкалар), умырткасызларның 1000нән артык төре яши, шуларның 22 төре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Тәбигый паркта яшәүче су төн ярканаты, зур колаклы көрән ярканат, урман ярканаты, урман тычканы һәм бурундук — сирәк төрләр булып торалар һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәр. Күпчелек төрләр урман, ачык мәйданнар һәм су-сазлыклар төрләренә керә. Сирәк төрләргә 22 кош төре керә (Татарстанның Кызыл китабына кертелгән) — байгыш, соры ябалак, озын койрыклы ябалак, төньяк өкесе, аккойрык (орлан-белохвост), гадәти торымтай (пустельга), куркылдай (ремез), чикләвек чыпчыгы (кедровка, ореховка), кара башлы байгыш (ихахай байгыш) һәм башкалар.

Флора Паркның өч табигый-климат субзонасының (киң яфраклы-чыршы һәм киң яфраклы урманнар, болын далалары) чигендә урнашуы паркның табигый ландшафт комплексларының һәм флорасының төрлелеген билгели.

Туризм Парк эчендә урманлы зоналар аша берничә җир һәм су туристик маршруты, шулай ук сусаклагыч һәм Чулман һәм Криуша елгалары буйлап су маршрутлары планлаштырыла.

Парк территориясендә күп кенә чишмәләр бар, алар арасында – Кече урманның «Изге Пантелеймон-дәвалаучы чишмәсе» (И.И. Шишкинның «Елабуга янындагы Изге чишмә», 1886 ел картинасында сурәтләнгән), Танай урманның тирән чокыр битендәге «Урман әкияте», Зур урманның төньяк-көнбатыш өлешендәге «Толкушка». Кама һәм Тоймы елгаларының су басу җирләрендә күп кенә иске елгалар (Бока, Двуисточное, Курья, Запесочье һәм башкалар) бар. Олы наратта Отарка һәм Подборное күлләре буенда ял итү базалары һәм балаларны савыктыру лагерьлары урнашкан. Танай урманында чаңгы юлы салынган. Кызыл Тау табигый ызандагы күзәтү мәйданчыгыннан Кама киңлекләре күренеше ачыла (И.И. Шишкинның «Елабуга янындагы Кызыл Тау», 1852 ел картинасында сурәтләнгән). Кунаклар өчен танып-белү максатларында экологик сукмаклар оештырылган. Табигать музее эшли. 1998 елда 80 дән артык агач һәм куак төрләрен үз эченә алган дендрологик бакчага нигез салынган. Парк территориясендә якынча 20 археологик комарткы бар (безнең эрага кадәр 3-2 меңьеллыкларда яшәгән борынгы кешеләрнең торак урыннары һәм зиратлары).

Моны да карагыз Идел-Чулман тыюлыгы

Искәрмәләр

Сылтамалар Особо охраняемые природные территории России http://www.nkama.my1.ru Книга «Места заповедные» о заповедниках Татарстана(сайт ИД Маковского)

Төркем:Русия милли парклары Төркем:Татарстанның сакланган табигать территорияләре Төркем:Алабуга районы Төркем:Тукай районы