Кызыл Кама чирмеш педагогика училищесы () – Башкортстанның башта Бөре шәһәрендә, соңыннан Никул авылында 1921 - 1956 елларда эшләп килгән мөгаллимнәр әзерләүче урта һөнәри уку йорты.

Тарих 1921 елда, Бөре укытучылар семинариясен () үзгәртеп корганнан соң, Бөре чирмеш педагогика техникумы буларак ачыла.

1924 елда Бөре татар-башкорт педагогика техникумы белән берләштерелә.1930 елда әлеге техникумнан янәдән аерылып чыга.

1934 елда Никулга күчерелә, чирмеш өлкә педагогика техникумы дип аталып йөртелә.

1938 елдан Кызыл Кама чирмеш педагогика училищесынә () үзгәртелә.

Төзелеше Уку йорты башлангыч сыйныф мөгаллиме дигән белгечлеккә укыта.

Укуханәдә чирмеш, татар, удмурт бүлекчәләре булдырыла.

Башта көндезге, 1938 елдан читтән торып уку бүлекләре эшли.

Борай, Калтасы, Тәтешле, Яңавыл районнарында филиаллары ачыла. Уку йорты каршында укытучыларның белемен камилләштерү курслары оештырыла.

Уку йортының китапханәсе, талиблар өчен тулай торагы, тиры була, укыту-тәҗрибә җир кишәрлеге, ярдәмче хуҗалыгы белән тәэмин ителә.

Чыгарылыш Уку йорты эшләү дәверендә республиканың төньяк-көнчыгыш авыл районнары өчен 2 000 белгеч әзерләп чыгара.

Танылган шәкертләре арасында Н.И. Исанбаев, И.И. Исекеев, П.И. Сюткин була.

1956 елда ябыла.

Чыганак Башкортстан (белешмәлек) сайты Искәрмәләр

Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Башкортстан урта һөнәри уку йортлары