Франция кампаниясе — Франция, Бельгия, Нидерландлар кораллы көчләре һәм Британ экспедицион көчләрен тар-мар итүгә китергән Алмания һәм аның беректәшләргә Аурупада өстенлек биргән «Күчәр илләре»нең уңышлы хәрби операциясе.
Алман гаскәрләре Алманиянең Польшага һөҗүм итү аркасында 1939 елның 3 сентябрендә сугыш игълан иткән Франциягә һөҗүм башлаган. Алманнарның кызу һөҗүме нәтиҗәсендә беректәшләр гаскәре тар-мар ителгәннәр, 22 июнь көнне Франция солыхына кул куярга мәҗбүр булган. Шул вакытта аның территориясенең күпчелеге инде басып алынган, ә гаскәре калмаган диярлек.
Алман гаскәрләренең юлы Бельгия һәм Нидерландлар аша үткән, алар беренче агрессия корбаннары булып чыкканнар. Кыска вакыт эчендә нацист хәрби көчләре бу илләрне басып алганнар; шуның белән бергә, алманнар ярдәмгә килгән француз гаскәрләрне дә тар-мар иткәннәр.
Шул сугыш нәтиҗәсендә Алмания ул вакытта үзенең төп дошманыннан арына. Шуның өстенә, Британиягә һөҗүм ясау өчен мөһим плацдармы кулга төшкән.
Сәбәпләр һәм нәтиҗәләр
Алман гаскәрләре төп һөҗүмен Арден таулары аша оештырганнар, Франция исә төп бәреп керүне Мажино сызыгында көткән, шул алман хәрби хәйләсе көтелмәгән тиз нәтиҗәләргә китергән. Тупланган француз гаскәрләре камалышка эләккәннәр һәм каршылыкка карамастан Франция чигенергә мәҗбүр булган.
Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң кебек 22 июньдә капитуляция акты шул ук Компьен урманында имзаланган. Капитуляция шартлары буенча Франциянең 60%ы Алмания контроле астына бирелгән, француз гаскәрләре коралсызланганнар, французлар алман оккупацион гаскәрләрен асрарга мәҗбүр булганнар.
Искәрмәләр
Төркем:Франция кампаниясы Төркем:Франция бәрелешләре Төркем:Бөекбритания бәрелешләре Төркем:Бельгия бәрелешләре Төркем:Нидерландлар бәрелешләре Төркем:Люксембург бәрелешләре Төркем:Алмания бәрелешләре Төркем:Италия бәрелешләре Төркем:Чехословакия бәрелешләре Төркем:Франциядә бәрелешләр Төркем:Бельгиядә бәрелешләр Төркем:Нидерландларда бәрелешләр Төркем:Люксембургта бәрелешләр Төркем:1940 елның мае Төркем:1940 елның июне