Алма́зов Җәвад Диндар улы (1916-1979) — тел галиме, текстолог, археограф.
Тормыш юлы Җәвад Алмаз, чын исеме — Җәүдәт Ногман улы Ногманов 1916 елда Чистай өязе Чиртуш авылы мулласы Ногман бине Габделмәнигъ (1872-1951. 5 VIII) гаиләсендә туа. Анасы Фатыйма бине Сибгатулла Акъяри (1889-1943.12.II).Каберләре Ташкент зиратында. Марсель Әхмәтҗанов ачыклаганча, күмәкләштерү башлангач, хәзрәт гаиләсе белән башта Самар, аннары Урта Азия якларына чыгып кача.
Җәүдәт үзенә яңа исем алып, 1931 елда Үзбәкстан Наркомпросында стенографист булып эшен башлый. 1933 елда Үзбәк дәүләт университетының тел-әдәбият бүлегенә укырга керә. 1934 елда укырга Мәскәү дәүләт университетына күчә. Аннары аларның бар группаларын Смоленскига күчерү сәбәпле, 1939 елда Смоленск педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы белән тәмамлый.
1942 елга кадәр Ташкәнт шәһәрендә Халык мәгарифе белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында рус теле укыта. Шул үк вакытта Ташкәнттәге Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнү институтында белем ала. 1943 елда Үзбәкстан ССРның Халык мәгариф комиссариаты каршындагы методик бюро директоры итеп билгеләнә. 1944-1946 елларда Ташкәнт финанс-икътисад техникумы директоры булып эшли. Экстерн тәртибендә Ташкәнт юридик мәктәбен тәмамлый. 1947 елдан Сәмәрканд педагогия институтында, ә 1948-1953 елларда Үзбәк дәүләт университетында, 1953-1955 елларда Харәзем педагогия институтында укыта.
1955-1958 елларда ул Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, 1959 елның башыннан 1961 елның 10 апреленә кадәр университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли.
Биредә Җәвад Алмаз студентларга гарәп телен укыта, шулай ук төрки телләр һәм татар әдәби теле тарихы, борынгы татар әдәбияты буенча дәресләр бирә. Ул университет тормышын җанландырып җибәрә, татар студентлары белән төрле түгәрәкләр оештыра, үзешчән сәнгатьне күтәрә, җәйләрен шәкертләре белән Татарстан һәм Башкортстан районнарына фәнни экспедицияләргә чыга.
Археография, диалектология, “Кыйссаи Йосыф” текстологиясе проблемалары белән шөгыльләнә. Аның журналларда, фәнни җыентыкларда мәкаләләре басыла. Галимнең Башкортстандагы Дүртөйле һәм Илеш төбәкләрендәге татар сөйләшләренең диалекталь үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган, экспедиция материалларына таянып язылган хезмәте дә әһәмиятле.Марсель Әхмәтҗанов. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз // Мирас. 1996, № 4, 66 б.
1960 та Мәскәүдә 25 нче Халыкара шәркыятьче галимнәр конгрессында «Кыйсса-и Йосыф - болгар-татар ядкәре» дигән доклад белән чыгыш ясый.
Җәвад Алмаз 1960 елда Мәскәүгә КПССның Үзәк Комитетына татар теленең мескен хәлгә төшүен күрсәтеп хат язган була. Мәскәүдән комиссия килеп тикшерә, бер чара да күрелми. Ләкин Дәүләт иминлеге органнары Җәвад Алмазга каршы студентларыннан ректор исеменә әләк яздыралар. Җәвад Алмаз 1961 елның 10 апрелендә эшеннән чыгарыла. «Талантлы галимне Казанда татар кадрлары хәзерләүдән һәм иҗат эшеннән аеру татар филологиясе һәм, гомумән, әдәбият тарихы үсеше өчен олы бер явызлык һәм диверсия булды», дип яза М.Әхмәтҗанов. 1961 елның ноябрендә хаклык тапмагач, галим бай архивын төяп, Ташкәнткә кайтып китә. Җ.Алмаз «кара исемлек»кә эләгә һәм бер җиргә эшкә урнаша алмый. Җәвад Алмаз Ленинград, Мәскәү, Дагыстан, Баку, Ташкент, Нөкес кебек җирләргә барып карый, ләкин бер җиргә урнаша алмый.
1965 елда 20 йөз башында иҗат иткән татар шагыйрәсе Г. Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли.
1979 елның 23 мартында Ташкәнттә вафат була.
Чыганаклар Татар энциклопедиясе Ф.Бәйрәмова. Татар галименең аянычлы язмышы. Казан утлары. Госман Гомәр. Юлбарыс тырнагы. Повестьлар. – Казан, 2000. - 200 б.
Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Археографлар Төркем:Гарәп теле укытучылары