Ринат Камал (псевдоним, тулы исеме Ринат Әлтәф улы Камалов, ) – язучы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2010). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). Башкортстанның халык язучысы (2022).
Тәрҗемәи хәле 1954 елның 28 июнендә БАССР Мәчетле районы Дуван-Мәчетле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, күмәк хуҗалыкта эшли. Армиядән кайткач, Уфада медицина институтының 1 курсын төгәлли. Аннан дәүләт университетын (1980) тәмамлый. Учалы һәм Мәчетле районнарында укыта. Радиокомитетта хәбәрче (1985-1990), БР язучылар берлегендә пропаганда бюросы җитәкчесе (1990), «Агыйдел» журналы әдәби хезмәткәре(1991-2005), Уфа китап нәшриятында бүлек мөдире (2005 елдан). Башкорт белешмәлегендә
Иҗаты Беренче китабы – «Бәла» (1993). «Таня-Таңсылу» (1996) романы нигезендә милли нигезләреннән ерагайган кеше трагедиясе ята. «Мәхәббәт дошманнары» (2001), «Озынтал» (2004) китаплары чыкты. «Әлфира» (язучының хатыны исеме белән аталган) (2004), «Агай-энеләр» (2005), «Варис» (2006), «Беләзекүл» романнары авторы.
Бәлә: Повесть, Хикәйәләр, новеллалар. — Өфө: Китап, 1993. — 192 б. Таня—Таңһылыу: Роман һәм повестар. — Өфө: Китап, 1996. — 368 б. Мөхәббәт дошмандары: Повестар. — Өфө: Китап, 2001. Кеше драмаһы: Романдар. — Өфө: Китап, 2014. Оҙонтал: Романдар. — Өфө: Китап, 2004. — 520 б. Әлфирә: Ҡатыным тураһында. — Өфө: Ғилем, 2005. Әлфирә: Романдар. — Өфө: Китап, 2008. Мединститут эше: Роман. — Өфө: Китап, 2015Өфөлә Ринат Камалдың «Мединститут» эше" романының исем туйы үтә. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 17 декабрь.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (2010) - «Әлфира» романы (2004) өчен. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998) Башкортстанның халык язучысы (2022) Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022
Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкорт белешмәлеге
Беләзекүл (роман) Әдәбият Р. Гәрәева. Р. Камал иҗатына бер караш (китапта: Тормыш дөреслеге һәм әдәби осталык мәсьәләләре). Уфа, 2005.
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның халык язучылары