Факиһә Тугызбаева, Факиһә Һади кызы Тугызбаева (, 1950 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Бәләкәй Каңлы ― 2021 елның 20 марты В Уфе ушла из жизни народный поэт Башкортостана Факия Тугузбаева. ИА Башинформ, 20.03.2021, РФ, БР, Уфа) – язучы. Р. Гарипов (1992), С. Юлаев (1995) премияләре лауреаты. РФ (2000), БР (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (1999). Башкортстанның халык шагыйре (2014). 1981 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1950 елның 1 гыйнварында БАССР Бүздәк районы Бәләкәй КаңлыБәләкәй Каңлы авылы хәзер юк авылында туган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1972) тәмамлаган. «Башкортстан пионеры» газетасында (1972), «Пионер» журналында (1979-1987) эшли. «Акбүзат» журналын оештыручы һәм баш мөхәррире (1990-2010).

2021 елның 20 мартында Уфада авырудан соң 71 яшендә вафат Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаева вафат. Азатлык радиосы, 20.03.2021.

Иҗаты Балалар өчен язылган әсәрләре белән әдәбиятка килеп керә. Беренче китабы — «Мәк чәчкәсе» (1980). «Шакмаклы дәфтәр» (1981), «Яңа күлмәк» (1983), «Әкиятләр һәм хикәяләр», «Болында уйный чәчкәләр» (1995) исемле китаплары чыга. Факиһә Тугызбаеваның лирик, фәлсәфи шигырьләре, поэмаларына ватандарлык рухы, хис нечкәлеге хас: «Күз карасы» (1984), «Йолдыз ачам» (1987), «Сәгать моңы» (1991), «Фатихамны бирәм сиңа» (1994), «Ялан чәчкәләре» (1995), «Минем кошым Һомай» (2000). «Тәүбә» поэмасы (1993) Шәехзадә Бабичка багышланган. Рус телендә «Хлеб да соль» (1989), «Камень счастья» (1998) исемле китаплары бар Уфа-гид сайтында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкортстанның халык шагыйре (2014) 14 нче халык шагыйре исеме билгеле булды РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2000) БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). БР мәгариф отличнигы (1999). Р. Гарипов исемендәге әдәби премия (1992) — «Сәгать моңы» (1991) китабы өчен. С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (1995) — «Фатихамны бирәм сиңа» (1994) китабы өчен.

Хәтер 2021 елның 23 декабрендә Уфаның , 1977―2021 елларда язучы яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган Уфада Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаевага мемориаль тактаташ ачылды. Башинформ МА, 23.12.2021. 2024 ― Бүздәк районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Каңлы-Төркәй авылы модельле китапханә-филиалына исеме бирелгәнРоман Якимчук. Трем библиотекам Башкирии присвоены имена выдающихся деятелей культуры. ИА «Башинформ», 16.01.2024. 2026 ― Уфа шәһәренең 8 март микрорайонындагы (Ярмарочная урамы янәшәсендәге) урамга Уфа шәһәр советы карары белән «Факиһә Тугызбаева урамы» исеме бирелгәнЛяйсан Закирова. В Уфе улицу назовут в честь поэтессы Факии Тугузбаевой. Башинформ, 25.03.2026. Искәрмәләр

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек) Күгәрчен районы китапханәсе БР әдәби картасы

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре