Руслан Әхмәтов (Руслан Йосыфҗан улы Әхмәтов, ) – кино һәм театр артисты. Россиянең атказанган артисты (2003).
Тәрҗемәи хәле 1940 елның 19 февралендә Мәскәү өлкәсе Ивантеевка шәһәрендә туган. Әти-әнисе Монголиядә хезмәт итә. 1950 елда Мәскәүгә кайталар. Мәскәүдә 509- мәктәпне (1958), ВГИКны (М. Ромм сыйныфы) (1963) тәмамлый. «Мосфильм» киностудиясендә (1964 елдан) һәм «Киноактёр театр-студиясе»ндә (2000 елга кадәр) эшли. Кинопоиск.ру сайты
Иҗаты
Институтның 1- курсында укыганда ук «Солдат йөрәге» (Солдатское сердце) фильмында уйный. Леонид Гайдайның «Кавказ әсире» (Кавказская пленница) фильмында машина йөртүче Эдик роле аңа танылу китерә. Көнчыгыш кыяфәтле булу сәбәпле, кинода Азия халыклары вәкилләрен күп уйнарга туры килә. Көлкеле образлар белән бергә драматик образларны да бердәй уңыш белән уйный: Шоди («Ак рояль» Белый рояль), Ратмир («Руслан һәм Людмила»), Курнабаев («Таң атарга 1 сәгать кала» За час до рассвета), Чыңгыз («Шәһәр өстендә кошлар» Птицы над городом).
Фильмографиясе 1958 - «Солдат йөрәге» (Солдатское сердце) (Ахмедов) 1959 - «Иртәнге рейс» (Утренний рейс) комедиясе (Вагис) 1961 - «Юлда» (В пути) комедиясе (гитаралы студент) 1964 - «Азия өстендә давыл» (Буря над Азией) (Җамал) 1965 - «26 Бакы комиссары» (26 бакинских комиссаров) (Әшрәф) 1965 - «Ы операцисе һәм Шурикның башка маҗаралары» (Операция "ы” и другие приключения Шурика) (студент) 1966 - «Айболит-66» (эпизод) 1966 - «Автомобильдән саклан» (Берегись автомобиля) (эпизод) 1966 - «Кавказ әсире» (Кавказская пленница) (Эдик) 1967 - «Безнең артта Мәскәү» (За нами Москва) (Шелашкуров) 1967 - «Киев юнәлешендә» (На Киевском направлении) (эпизод) 1968 - «Ак рояль » (Белый рояль) (Шоди) 1968 - «Русь буйлап» (По Руси) (эпизод) 1969 - «Адәм һәм Һава» (Адам и Хева) (уполномоченный) 1970 - «Ватерлоо», Италия (француз офицеры) 1970 - «Диңгезче холкы» (Морской характер) (хәрби) 1970 - «Утны саклап калучылар» (Сохранившие огонь) (шофёр Коля) 1971 - «Унике урындык» (Двенадцать стульев) («Колумб» театры актеры) 1971 - «Захар Бөркет» (эпизод) 1972 - «Руслан һәм Людмила» (Ратмир) 1973 - «Дмитрий Кантемир» (Али-Бәй) 1973 - «Таң атарга бер сәгать кала» (За час до рассвета) (Курнабаев) 1974 - «Моннан чик уза» (Здесь проходит граница) (чик сакчысы) 1974 - «Шәһәр өстендә кошлар» (Птицы над городом) (Чыңгыз) 1975 - «Хуҗа булыр» (Тот станет всем) (Абдулла) 1977 - «Альманзор боҗралары» (Кольца Альманзора) (Әхмәт) 1977 - «Бик булырга мөмкин» (Очень может быть) комедиясе (хирург ассистенты) 1979 - «Шәһәр кабул итте» (Город принял) (Дубровский) 1979 - « И.И. Обломовның берничә көне» (Несколько дней из жизни И.И. Обломова) (төрек) 1980 - «Тикшерү» (Расследование) (Джамулинг) 1980 - «Ялгыш эләккән пуля» (Шальная пуля) (эпизод) 1981 - «Серле брелок» (Брелок с секретом) (түбәтәйле) 1981 - «Туган-тумача» (Родня) (шофёр) 1987 - «Елгалар аккан ешлыкта» (В дебрях, где реки бегут) (Зур Болан) 1989 - «Форсат килгән хатыннар» (Женщины, которым повезло) (Абдуллаев) 1990 - «Чокырлар» (Овраги) (Барханов) 1992 - «Дерибаста яхшы һава, яки Брайтон-Бичта янә яңгырлар» (На Дерибасовской хорошая погода, или На Брайтон Бич опять идут дожди) (Насруллаев) 1996 - «Очучыларның фәнни бүлекчәсе» (Научная секция пилотов) (эпизод) 1996 - «Сәлам, тинтәкләр! » (Привет, дуралеи!) (заказ бирүче) 2004 - «Кансызлар заманы» (Время жестоких) (Рәшит Сәфәрович)
Гаиләсе Беренче хатыны (1961) – француз чыгышлы артистка Наталья Гапонова, кызлары Елена (1963). Хатыны белән кызы Франциягә китәләр, элемтә өзелә. Икенче (язылышмаган) хатыны – артистка Нина Забродина (1980 ел ахырына кадәр). Икенче хатыны да, араны өзә, кияүгә чыгып, чит илгә китә. Гаилә хәле уңышлы булмау артистны аракы белән мавыгуга, тиз арада үлемгә китерә.
Сылтамалар Кино-театр.ру сайты Һәрчак үзем белән. (А. Тремасов сайтында) Киношәхесләр сайты
Искәрмәләр
Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Артистлар