Равил Зарипов, Равил Хаммат улы Зарипов (1954 елның 20 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы, Яңа Тымытык) ― хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры (2009―2015), техник фәннәр кандидаты. РФ технология фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты (II, III чакырылышта).

Тәрҗемәи хәле 1954 елның 20 июнендә БАССР Бакалы районы Яңа Тымытык авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлаган (1977).

Хезмәт баскычлары «Радиоҗиһаз» заводында (Әлмәт) инженер-технолог (1977). «КамАЗ»ның РИЗ заводында участок башлыгы, цех башлыгы урынбасары, башлык (1980-1989). «КамАЗ»ның станок төзү заводында корпус башлыгы (1989-1990) КПСС өлкә комитетының хәрби сәнәгать бүлегендә инструктор (1990-1991) «АлАЗ»ның станок төзү заводында директор (1991-1992) «Алабуга» ИСЗ идарәчесе (1992-2009) «АлАЗ» сәнәгать берләшмәсенең генераль директоры (1992 елдан) «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгының инвестиция программалары дирекциясе җитәкчесе (2003 елдан) Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры (2009-2015) Татарстан премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры (2012-2015) Татарстан Президентының штаттан тыш ярдәмчесе (2015 елдан).

Җәмәгать эшчәнлеге «Бакалы районы якташлыгы» иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы (1999 елдан).Андреев А. Г., һ. б. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Бакалы районының мактаулы гражданы. «Дуслык» ордены (2005)

Искәрмәләр

Чыганаклар Андреев А. Г., һ. б. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар

ТР Президенты указы («Республика Татарстан» газетасы, 18.03.2009)

Шулай ук карагыз

Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Министрлар Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары