Шамил Хаматов, Шамил Наил улы Хаматов (1985 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Россия театр һәм кино артисты. Мәскәүнең «Современник» театрының әйдәүче актеры (2005 елдан). Станиславский премиясе һәм Мәскәү мэры премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1985 елның 29 гыйнварында Казанда туган. 13 яшенә кадәр театр турында уйламый, су тубы спорты белән җитди шөгыльләнә һәм юрфакка укырга керергә әзерләнә. Ләкин апасы Чулпан Хаматованың Мәскәүнең сәхнәсендә «Өч кыз туган» (Три сестры) спектаклендә уйнаганын күргәч, артист һөнәрен сайлый Киноафиша.ру сайтында.
(Мәскәүдә ГИТИСны (РАТИ) (А. Бородин курсы, 2005) тәмамлый (диплом спектаклендә Маниловны («Үле җаннар», Н. В. Гоголь) уйный). РАТИны бетергәч, апасы да эшли торган «Современник» театрына (Мәскәү) кабул ителә. Дебюты — «Шәрә пионер кыз» (Голая пионерка) спектаклендә (М. Кононов әсәре) Севка Горяев роле. Театрдан тыш кинога төшү белән дә мавыгып китә. Танылу һәм хатын-кызлар мәхәббәте алып килгән роле – Эльёр Ишмөхәммәтовның моңсу мәхәббәт тарихын сөйләүче «Кәләш» (Невеста, 2006) фильмында Чечняга сугышка китеп, әздән генә үлемнән калган Саша Малявкин роле.
Репертуар
Россия яшьләр театрында (РАМТ) Том Сойер маҗаралары – малай Чебеннәр хакиме (Повелитель мух) – Роджер, Сэм
«Современник» театрында Шәрә пионер кыз (Голая пионерка) — Слава Биш кич (Пять вечеров, А. Володин) – Слава Антоноий Клеопатра. Версия (У. Шекспир буенча О. Богаев һәм К. Серебренников язган) – Солдатик Өч кыз туган (Три сестры, А.П. Чехов) – Федот Шарманка – Алексй Мурлин Мурло — Алексей
Фильмографиясе 20 дән артык фильм һәм сериалларда катнашкан, аларда Шамил Хаматов уңай геройларны ешрак уйнаган. 2004 — «Команда» сериалы – «Торпедо» такымы футболчысы 2005 — Гаҗәеп үзән (Чудная долина), Рано Кубаева – Сардор, ятим көтүче үсмер 2005 – Ашыгыч ярдәм (Неотложка 2) — Алик 2006 — Үле басу (Мёртвое поле), А. Аравин — Латыпов 2006 – Кәләш (Невеста), Эльёр Ишмөхәммәтов – Саша Малявкин (баш роль) 2007 – Сары аҗдаһа (Жёлтый дракон) — Пеле 2008 — «Трасса М8» криминал комедиясе – Андрей, программалаучы 2008 – Ә мин барыбер яратам (И все-таки я люблю) сериалы, С.Гинзбург – Женька 2008 – Җилин заставасы (Застава Җилина) – Фёдор 2009 – Пикап: кагыйдәләрсез алу – Руслан 2010 – Тән сакчысы 3 (Телохранитель 3) – Сергей 2011 – Канның бишенче төркеме (Пятая группа крови) – Руслан 2012 – Астана – йөрәгем минем 2013 – Уенчыклар сатучы (Продавец игрушек) – Николя (баш роль). Пьер Ришар катнаша. 2013 – Исән калырга. Соңыннан (Выжить. После) — Максим 2014 – Стартап — Сева Афиша.ру сайтында
Гаилә хәле Беренче хатыны (2007 елдан) — театрдагы коллегасы, актриса Дарья Белоусова (29.08.1983).
Икенче хатыны (2018 елдан) — фотограф Ксения Наумова; кызлары бар Шамиль Хаматов: творческий путь и личная жизнь. kinopr0, 1.02.2020.
Сылтамалар Шамиль Хаматов: творческий путь и личная жизнь. kinopr0, 1.02.2020 Люди сайты Киноафиша сайты
Моны да карагыз Ш. Хаматов белән әңгәмә Чулпан Хаматова
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Россия театр актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Современник театры артистлары