Гүзәлия Гафурова () – спортчы, карате спорты буенча дөнья (2012), Азиада (2014) һәм Казакъстан чемпионы. Дөнья кубогы (2014) һәм Азия кубогы көмеш медале иясе. Карате буенча Казакъстанның спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 23 августында Казакъстанның Җамбыл өлкәсе Кызыл йолдыз () авылында туган.. Н. Акшабаев исемендәге мәктәпне (2009) тәмамлаган.
Казакъстанның Тараз шәһәрендә инновация-һуманитар университетында () укый. Нур-Отан сәяси фиркасе әгъзасы (2014 елдан)
Спорттагы уңышлары
Стильле карате белән 12 яшьтән шөгыльләнә (тренеры Дәүләт Кусбеков (). 2012 - карате-до буенча II халыкара ачык «Kazakhstan open 2012» турнирында 2- урын (дән Хафса Шейдабурусуга оттыра) 2012 – карате буенча дөнья чемпионаты (Париж, ) - җиңүче 2014 - халыкара турнирда (Бакы,) - җиңүче 2014 елда Тяньцзин шәһәрендә () узган карате буенча дөнья чемпионнарының Кубогы ярышларында Казакъстанның такымы эчендә көмеш медаль ала.Литер газетасы
XVII җәйге Азия Уеннарында 2014 ел да (19.09. - 04.10.) Инчхон шәһәрендә (Көньяк Корея) узган XVII җәйге Азия Уеннарында (Азиада) җиңә (хатын-кызлар, кумитэ, 55 кг авырлыкта): чирек финалда Пегах Зангенехкаркутины (, 2012 елгы Азиада вице-чемпионы) – 5:2 ярымфиналда Шри Шармини Сегаранны () – 2:0 финалда Тан Линпинны (, 2011 елгы Азиада вице-чемпионы) – 4:3
Кызыклы факт Казакъстанның 2014 елгы «Иң яхшы спортчылары» исемлегенә керә. Җамбыл өлкәсе хакиме Кәрим Күкрәкбаев () Г. Гафурованы 1 млн тенге бәяле сертификат белән бүләкли. Актау яңалыклары
Сылтамалар Казакъстан карате-до федерациясе сайты Г. Гафурованың «Мой мир»дагы шәхси сайты
Искәрмәләр
Төркем:Казакъстан спортчылары Төркем:Каратечылар Төркем:Казакъстан татарлары Төркем:Дөнья чемпионнары Төркем:Азиада чемпионнары