Ришат Абдуллин (Ришат Мокыйм улы Абдуллин) – җырчы (баритон), ССРБ халык артисты (1967). Казакъстанда опера сәнгатен барлыкка китерүчеләрнең берсе. Мөслим Абдуллиннның игезәк туганы, Карина Абдуллинаның бабасы, Алибәк Днишевның абыйсы (Алибәк — сеңлесе Камиләнең улы).
Тәрҗемәи хәле
1916 елның 14 мартында Симәй өлкәсе Үскәмән шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Алматы музыка һәм драма техникумында укый башлый (1933), алдынгы укучылар исемлегендә Мәскәү консерваториясенә җибәрелә һәм шунда милли бүлеген (А.И. Вишневский сыйныфы) тәмамлый (1938). 1939-1985 елларда Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театрында эшли. Помни про сайты
Иҗаты 1940 елларда Европа төрендәге һөнәри казакъ операсы барлыкка килгән чорда иҗат итә. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1936, 1958) катнаша. Чит ил, рус, совет композиторларының операларында баритон партияләрен (игезәк туганы Мөслим Абдуллин тенор партияләрен) башкара. Концертларда рус, казакъ композиторлары әсәрләрен, казакъ, татар, рус халык җырларын, композитор Рөстәм Яхин романсларын башкара.Казакъ энциклопедиясе
Башкарган партияләре 1940 — «Алтын бөртек» (Золотое зерно), Е. Брусиловский — Сугур 1940 — «Бекет», А. Зильбер — Олжай 1942 — «Гвардия, алга» (Гвардия, вперед!) Е. Брусиловский — Тастан 1944 — «Абай», А. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Абай (беренче башкаручы) 1953 — «Дударай», Е. Брусиловский — Артём, Думан 1959 — «Назугум», К. Кужамьяров — Гульмат «Жалбыр», Брусиловский — Сугур «Биржан һәм Сара», Тулебаев — Кожагул «Евгений Онегин», Пётр Чайковский — Онегин «Демон», Рубинштейн — Демон «Кармен», Бизе — Эскамильо «Травиата» — Жермон «Даиси», З. Палиашвили — Киазо «Ер-Таргын» — Ер-Таргын «Чио-Чио-сан», Дж. Пуччини — Шарплес Кино-театр сайты
Фильмографиясе 1957 — «Ягымлы табибыбыз» (Наш милый доктор) — җыр
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Казакъстан ССР халык артисты (1947) ССРБ халык артисты (1967) Казакъстан ССР дәүләт премиясе (1978) — «Абай» операсында (А. Жубанов һәм Л. Хәмиди) Абай партиясен башкаруы өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Октябрь Инкыйлабы ордены
Чыганаклар «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14 Қазақ энциклопедиясы. Т. I. Алматы 2004. ISBN 9965-9389-9-7
Сылтамалар Милләттәшләр Абдуллиннар дискы турында
Моны да карагыз Карина Абдуллина сөйли
Искәрмәләр
Төркем:Казакъстанда туганнар Төркем:Артистлар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Романс башкаручылар Төркем:Казакъстан татарлары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казакъстан җырчылары Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казакъстан ССР халык артистлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:Баритоннар