Әмир Абдразаков, Әмир Габделмән улы Абдразаков (, 1934 елның 15 гыйнвары, Ырынбур өлкәсе, Александровка районы, Каяпкул — 2008 елның 6 марты, РФ, БР, Уфа) — кино сәнгате эшлеклесе, артист, сценарийлар авторы. С. Юлаев (2006), З. Биишева исемендәге (2010) премияләр лауреаты. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе мөхбир-әгъзасы. Россия кинорежиссёрлар гильдиясе әгъзасы. БАССР театр әһелләре (1961), БР кинематографистлар (1997) берлекләре әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1934 елның 15 гыйнварында Ырынбур өлкәсе Александровка районы Каяпкул авылында туган. ГИТИС (1959) тәмамлаган.

1959—1962 елларда М. Гафури исемендәге драма театры артисты.

1962 елдан Уфада телерадиокомитетта (хәзер «Башкортстан» ДТРК) режиссёр. 50-дән артык фильм төшерә.

1990 елдан «Башкортстан» киностудиясе директоры, режиссёры (1991—1994).

1994 елдан Уфа сәнгать институтында укыта.

БР кинематографистлары берлеге рәисе.

Иҗаты М. Гафури театрында уйнаган рольләре

Степан — «Бәхетсез мәхәббәт» () И. Карпенко-Карый Герт — «Надежда»ның һәлакәте» () Г. Гейерманс Ведерников — «Сәяхәт еллары» () А. Арбузов Тимербулат — «Ул кайтты» Ә. Атнабаев Надир — «Кара чәчкәләр» () С. Җамал Хәернас — «Егет егетлеген итә» Н. Нәҗми

Фильмографиясе 1969 — «Халкым сагышы» 1970 — «Туй» 1971 — «Күңел канатлары» 1979 — «Бөртекләп җыела алтын» (Яныбай Хамматов әсәре буенча) 1986 — «Заһир Исмәгыйлов 1988 — «Кинҗә» (Гали Ибраһимов әсәре буенча) 1990 — «Халык шагыйре» 1990 — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» 1990 — «Акмулла» 1990 — «Курай моңы» 1991 — «Ишмулла» 1992 — «Революционер-дипломат» 1992 — «Безнең Зәйнәп» (Зәйнәп Биишева турында) 2002 — «Ватанда Ватанымны сагынам» Канатларым минем (тәмамланмаган, уллары турында)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (2003) — «Сынмаган рух» киноочергы өчен (С. Юлаев турында) Зәйнәп Биишева премиясе (2010, вафатыннан соң) БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974)

Хәтер 2018 елның декабрендә «Башкортстан» киностудиясенә исеме бирелә«Башҡортостан» киностудияһы хәҙер Әмир Абдразаҡовтың исемен йөрөтә. «Башинформ» МА, 2018 ел, 17 декабрь . Искәрмәләр

Әдәбият Дала бөркете. Уфа: «Китап», 2013.

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Әмир Абдразаков – Башкортстан кино сәнгатенә нигез салучы

Моны да карагыз Әмир Абдразаковны искә алу кичәсе

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Зәйнәп Биишева премиясе лауреатлары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Шәхесләр:Гафури театры