Неман (, , [Нямунас], , ) — Белорусия һәм Литвада елга (өлешчә Русиянең Калининград өлкәсе территориясеннән ага).
Озынлыгы 937 км, бассейнының мәйданы 98200 км². Минск калкулыгының көньягында башлана. Балтыйк диңгезенең Курш култыгына дельта хасил итеп коя. Неман түбән агамында ике тармакка бүленә: Русне (төп) һәм Гилия. Неман бассейнында кече күлләр күп. Кар, түбән агымында яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы 678 м³/сек. Декабрьдә туңа. Март ахырында, кайбер вакытта февраль яки апрельдә боздан арчыла.
Төп кушылдыклар: уң — Березина, Мяркис, Нярис, Нявежис, Дубиса, Юра, Миния; сул — Шчара, Шяшупе.
Неманда Каунас, Гродно, Друскининкай, Алитус, Пренай, Бирштонас, Юрбаркас кебек шәһәрләр урнашкан.
Төркем:Литва елгалары Төркем:Минск өлкәсе елгалары Төркем:Гродно өлкәсе елгалары Төркем:Калининград өлкәсе елгалары Төркем:Курш култыгына коючы елгалар Төркем:Чик буе елгалары