Карамалы — Татарстан Республикасының Әлки районындагы авыл. Карамалы авылы район үзәге Базарлы Матак авылыннан 25 чакрымда урнашкан.
Тарих «Кармалы», «кармала» атамалары тарихи белешмәләрдә шактый искә алына. А. Артемьев җыеп чыгарган тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Кармала (Исәнбай) авылындагы 98 йортта 353 ир-ат һәм 345 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән. XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д. А. Корсаков белешмәсендә авыл Исәнбай, шулай ук Кармала дип аталган, аның Кармала суы буена утыруы әйтелгән. Авылда 61 йомышлы татар, 2 керәшен татары яшәгәнлеге билгеләнә. 1898 елгы белешмәдә дә авыл Кармала исеме белән бирелә һәм анда татарлар яшәве күрсәтелә. К. П. Берстель белешмәсендә авыл Кармала (Исалей Кормала) рәвешле беркетелгән һәм анда 984 татар кешесе көн күрүе әйтелгән. Олылар сөйләвенә караганда, авыл урнашкан җирдә элек карама агачлары күп үскән. Хәзер алар киселеп беткән инде. Шуңа авылга Карамалы исеме бирелгән. Авылны нигезләгән бабалар элек Иске йорт дигән урында торганнар. Хәзер анда яшәүче юк. Сабантуйлар шул урында үтә. Ул бик матур җир, төрле агачлар белән әйләндереп алынган. Тирә-ягыннан су камап алган: Төпсез күл һәм Кала күлләре җәелеп ята. Алар, икесе бергә тоташып, Чирмешән елгасына коялар. Моннан башка авыл янында Коры Әнҗерә, Яшелчә, Шүрәле елгалары, Ак балчык һәм Мүк сазлары, Мулла чишмәсе, Яшелчә бакчасы, Якын чирәм, Куб һ.б. исемдәге географик берәмлекләр бар. Авылда Яшьтәшләр чишмәсе бар икән. Аның тарихы уйландыра торган. Күрәсең, авыл халкы чишмәләр чистартуга артык игътибар итмәгән. Бу чишмә дә элек челтерәп аккан, соңыннан кипкән. Өч егет: Насыйбуллин Дамир, Мингазов Нәкыйп һәм Кәлимуллин Ринатлар чишмәне чистарталар һәм Яшьтәшләр чишмәсе дип исемлиләр. Озакламый бу егетләрнең өчесенең дә хуҗалыкларында янгын чыга. Менә шундый гаҗәп хәл. Хәзер бу чишмә каралмый да, чистартылмый да икән. Авылда элек-электән мәчет эшләгән, ул хәзерге мәктәп бакчасы эчендә булган. Хәзер аның нигезе генә калган. Мәчетне колхозлашу чорында сүтеп, урынынна мәктәп төзегәннәр. Ул мәктәптә хәзер дә балалар укый. Авылда хуҗалыклар саны 100 дән артык, аларда 140 ир-ат һәм 138 хатын-кыз яши. Авылда иске һәм яңа зират бар. Халык яңа зиратны карап, чистартып тора. Тик менә иске зиратның киртәләре ишелгән, ташландык хәлдә. Халык Демография Халык саны185918971908192019261949195819701979198920022010755117410571216757694602621394290279203 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. =
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 151 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,35%, башка халыклар — 2,65%.
Күренекле кешеләр =
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1888-03-22 Фатих Сәйфи-Казанлы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе язучы «Галия» мәдрәсәсеТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы«Ватаным Татарстан»Колхоз газетыЯңалифТатар коммунистик университетыТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 1937-08-03 Мәскәү 1905-06-09 Кадыйр Вәлетдинов 1965-11-01 Казан 1926-03-23 Җәүдәт Әхмәтҗанов сәясәтче 1977-07-17 Карамалы
Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин, 1888—1937). язучы җәмәгать эшлеклесе. Җәүдәт Әхмәтҗанов (1926―1977), Бөек Ватан сугышы ветераны, 1972—1977 елларда КПССның Зәй район комитеты 1нче секретаре. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.