Тереза Камалова (Тереза Камил кызы Камалова) – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты, «Мама» халыкара хәйриячелек берлеге әгъзасы. Казан мэры (1995-2005) Камил Исхаков кызы. «Казан Нуры» мәчете имамы Шамил Исхаков оныгы.
Тәрҗемәи хәле
1970 елның 30 сентябренда Казанда туган. Казанның 121- санлы урта мәктәбен (1986), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1993) тәмамлаган. «Россия эшлекле яшьләре» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнаша. 15 яшендә чукрак-телсез балалар йортында җыештыручы булып, 17 яшендә «Кызыл Хач» җәмгыятендә волонтёр булып эшли. Кызы Карина American University in Dubai студенты.
Хезмәт юлы 1997-2006 «Белла-Карина» балалар мода театры оештыра. 2003-2005 «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», 2004 елдан «Домашний» телеканалында «Время добра» тапшыруы алып баручысы. 2006 Россия хәйриячеләре ассоциациясе президенты. 2006 Амур өлкәсе губернаторы киңәшчесе.
Эшмәкәрлек «Маэстро» кафесы (2000). «Принцесса» кофейнясы (2001). «LADY BOSS» гүзәллек йорты (2002). «Белен йорты» кафесы. «НТПН» корпорациясе ААҖ дә (Ханты-Манси АО) өлеше бар.
Иҗтимагый эшчәнлеге 1998-2006 ТР ятим балалары һәм инвалид балалары өчен ел саен үткәрелүче хәйрия чараларында катнаша. Дербышка бистәсендәге балалар йортына, инвалид балалар шәһәр үзәкләренә, Казанның 1-, 2- санлы балалар йортына, «Гаврош» приютына, «Здравушка» реабилитация үзәгенә ярдәм күрсәтә. 2005 елдан «Йөрәктән-йөрәккә» хәйриячелек фонды президенты. «Дин энҗесе» мөселман йорты (Казан) оештыра. «Умма» порталы «Мәктүб К» халыкара ислам үзәге ААҖ (Казан) (2010) оештыра. Түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары, хәйрия марафоннары үткәрүне оештыра. 2006 елда Россия Дәүләт думасына сайлауларда Амур өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе исемлегенә кертелә, ләкин төшеп кала. «Дебри» сайты Лаеш районы Шуран авылында мәчет салдыра (2012).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Кырым дулкыннары» халыкара ачык конкурс-фестивале дипломы. «Кеше-Алтын Йөрәк» республика конкурсы (Казан) лауреаты (2002, 2004). «Мама» халыкара хәйриячелек ассоциациясе алтын медале (2006). «Рухи бергәлек» өчен медале (Россия мөфтиләр шурасы) (2006).Россия мөфтиләр шурасы сайтында Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Алексий II «Владимир Изге Анасы» иконасы белән бүләкләгән (2006). «Версаль» конкурсы лауреаты («Елның иң зәвыклы хатын-кызы» номинациясендә). «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале. Казан шәһәр хакимияте мактау кәгазьләре.
Сылтамалар «Время добра» сайты «Классташларда» шәхси сайты
Искәрмәләр
Төркем:Хәйриячеләр Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр