Галим Хисамов (Галим Әфзал улы Хисамов, ) – язучы, журналист, дәүләт эшлеклесе, З. Биишева (2010), Ш. Ходайбирдин (Куергазы районы, 2006) һәм С. Юлаев (2014) исемендәге премияләр лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Халыкара төрки академия академигы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1988).

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 25 апрелендә БАССР Куергазы районы Кинҗәбай авылында туган. Урта мәктәпне (1966), Уфада дәүләт университетын (1974), Свердлауда югары фирка мәктәбен (1982) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1966 Урта мәктәпне тәмамлагач, Павловка сигезьеллык мәктәбендә укыта. 1967 Салават нефтехимкомбинатында оператор. 1968-1969 Күмертау шәһәре «Путь Ильича» газетасында хәбәрче. 1969-1970 БДУ студенты. 1974-1980 «Башкортстан» газетасы үз хәбәрчесе. 1982-1990 КПСС өлкә комитетында инструктор, бүлекчә мөдире, бүлек мөдире урынбасары булып эшли, матбугат чаралары эшчәнлеген күзәтә. 1990 «Агыйдел» журналы баш мөхәррире урынбасары. 1991 «Наш путь» (Мәчетле районы) газетасы мөхәррире. 1992-1994 «Китап» нәшрияты җитәкчесе. 1994-1998 Башкортстан мәдәният һәм гаммәви мәгълүмат министры. 1998-1999 «Башкортстан» газетасы мөхәррире. 1999 «Курьер» (Уфа) газетасы баш мөхәррире. РФ сострахфонды регион бүлекчәсе эш башкаручысы. 2004-2007 БР Дәүләт җыелышы-корылтае сәркатибәте бүлекчә мөдире, баш киңәшче.

Иҗаты 1983 елда беренче китабы — балалар өчен «Аюхан маҗаралары» хикәяләр китабы чыга. Проза һәм документалистика жанрында иҗат итә. Башкорт әдәбиятында сәяси детектив жанрын ачучы буларак таныла: «Шаһидә» (2007), «Унтугызынчы» (2003), «Ике икс һәм игрек» (2006), «Шерлок Холмс елый» (1989). Халык язмышына багышланган «Тәфтиләү» (1999), «Тамып та гына кала каннары» (1993), «Өн һәм сан», «Актамыр» (1993) әсәрләре киң билгеле. «Парламентаризм в Башкортостане» (2005), «Шәһит Ходайбирдин» (2006), «Ислам в Башкортостане» (2009) документаль фильмнары ( реж. А.А. Нурмөхәммәтов) сценарий авторы. «Ахура Мазда» тарихи романы христиан дине калыкканчы булган халыкара бәйләнешләрне бәян итә. Коръәннең башкортчага тәрҗемәсен чыгаруда хезмәте бар. Равил Рамазанов. Галим Хисамовка 65 яшь.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Зәйнәп Биишева премиясе (2010). Шәһит Ходайбирдин премиясе (Куергазы районы) (2006) – «Шәһит Ходайбирдин» җыентыгын нәшер итүдәге хезмәте өчен. Күгәрчен китапханәләр челтәре сайтында Салават Юлаев премиясе (2014) – «Өн һәм сан», «Актамыр» (1993) романнары өчен «Башинформ» сайтында 2024 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Башкортстан)Ләйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024

Чыганаклар Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Галим Хисамов «Башинформ» сайтында Күгәрчен район китапханәсе сайты

Искәрмәләр

Төркем:Зәйнәп Биишева премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Министрлар Төркем:Язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары