Александр Бурзянцев (Александр Данила улы Бурзянцев, ) – рәссам, С. Юлаев премиясе лауреаты (1986), БАССР халык (1979), РСФСР атказанган (1987) рәссамы. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1958).

Тәрҗемәи хәле

1928 елның 19 октябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Җылаер районы) Яңа Преображенский (Баракал) хуторында туган. Гаиләсе белән Магнитогорскига күченеп, яңадан кире кайтканнар. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бертуганнары Николай белән Виктор шулай ук рәссамнар.

Александр кечкенәдән рәссам булырга хыяллана. К.А. Савицкий исемендәге Пенза сәнгать укуханәсен (1951) (Иван Силыч Горюшкин-Сорокопудов сыйныфы) тәмамлый һәм Җылаерда урта мәктәптә рәсем укыта. 1952 елда Уфага күчеп килә, «Башрәссам» иптәшлеге»ндә эшли башлый.

Иҗаты Рәссам үзенең иҗатында рус пейзаж мәктәбе алымнарын дәвам итә, пейзаж жанрында эшли. Әсәрләренең күпчелеге Урал табигатенә багышланган: «Сим шәһәре» (Сим-городок) (1957), «Иске Урал шәһәрчеге» (Старый уральский городок) (1959), «Бианка елгасында» (На реке Бианке) (1960), «Кандракүлдә» (На озере Кандрыкуль) (1966), «Ак кар» (Белый снег) (1966).

1970 елларда С. Есенин, С. Аксаковка багышланган картиналары иҗатына яңа тема алып килә: «Язгы көн. Шагыйрь бакчасы» (Весенний день. Сад поэта) (1970), «Есенин өендә» (В доме Есенина) (1970), «Т.Ф. Есенина истәлегенә» (Памяти Т. Ф. Есениной) (1980); «Агыйделдә боз ага» (Ледоход на Белой) (1989), «С. Аксаков туган җир» (Место, где родился С. Т. Аксаков) (1989), «Буран» (1990).

Сүздәл (1968), Переделкино (1974), Келәшкә (1987) иҗади сәяхәт кылу рәссамга яңа картиналар ясауга юл ача, тематикасын баета, аңа портрет жанрын өсти. 1980 еллардан башлап, Уфа шәһәренә багышланган сурәтләр шәлкеме ясый.

Иҗади мирасы Третьяков галереясендә, Рус музеенда, Уфада Нестеров исемендәге сәнгать музеенда саклана.

Катнашкан күргәзмәләре 1953 елдан башлап республика, зона, бөтенрусия, чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнашып килә. Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1977, 1979), Пензада (1979), Рязань өлкәсе Константиновка авылында (1974), Уфада (1980, 1988, 1995), Нефтекамск, Бәләбәй, Салават (1995) шәһәрләрендә уздырыла. БР рәссамнар берлеге сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (1986). РСФСР атказанган рәссамы (1987). БАССР халык рәссамы (1979). БАССР атказанган рәссамы (1966).

Хәтер Уфаның Нагаево бистәсендәге урамга исеме бирелгән.

Чыганаклар Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа, 1987. А. Баһуманов, Ф.Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа: Китап, 1999.

Сылтамалар Ул тормышны сөяргә васыять итте БР рәссамнар берлеге сайтында А. Бурзянцев турында Мирас галереясе сайтында А. Бурзянцевның кояшлы лирикасы

Искәрмәләр

.

Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган рәссамнары Төркем:БАССР халык рәссамнары Төркем:БАССР атказанган рәссамнары Төркем:Пенза сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан рәссамнары