Гөлнора Гатина, Гөлнора Рустәмҗан кызы Гатина, кыз фамилиясе Чалбашева (Гульнора Рустамжоновна Гатина, 1987 ел, СССР, Үзбәк ССР, Нәмәнгән өлкәсе, Түрәкурган районы, Түрәкурган) — җырчы (меццо-сопрано) , 2012 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. «Тантана» (2016, 2019), Марсель Сәлимҗанов (2019), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2020) премияләре лауреаты .
Тәрҗемәи хәле 1987 елда Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Нәмәнгән өлкәсе Түрәкурган районы үзәге Түрәкурган шәһәрендә кырым татар музыкантлары гаиләсендә туган. Бабасы ― Кырым татарлары сөргененә эләккән Риза Чалбашев, әбисе - казан татары Мөнәвәрә. Әнисе Левиза Казан музыка училищесын, Сарытау консерваториясен тәмамлаган. Гөлнорага 7 яшь булганда, Чалбашевлар тарихи Ватаннары Кырымга кайткан. Акмәчет музыка укуханәсен (әнисе, Кырым Автономияле Республикасының атказанган артисты Левиза Чалбашева сыйныфы, 2007), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Россия Федерациясенең халык артисты профессор Зилә Сөнгатуллина сыйныфы, 2012) тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.
Хезмәт юлы 2012 елның сентябреннән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Казан дәүләт консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры солисты.
Иҗаты Консерваториядә уку елларында ук консерваториянең опера студиясе куйган спектакльләрдә катнаша. «Татарика» оркестры белән Россия шәһәрләрендә, Казакъстан, Төркия, Кытайда гастрольләрдә була. ТҮРКСОЙ оештырган «Опера көннәре»ндә (Төркия, Кипр, 2011) Татарстан исеменнән чыгыш ясый.
2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияне (Наргизә) башкара.
Башкарган партияләре М. Җәлил театрында
Розина — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини. Адина, Джанетта — «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) Г. Доницетти. Ксения — «Борис Годунов» М. Мусоргский. Бәдриҗиһан — «Шагыйрьнең мәхәббәте» Р. Ахиярова. Фраскита — «Кармен» Ж. Бизе. Аксылу — «Алтын Казан» мюзиклы. Сөембикә — «Сөембикә» операсы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара Vissi D'Arte вокалчылар конкурсы (Праһа, 2014) — II премия. Вокал конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Салих Сәйдәшев конкурсы (Татарстан) лауреаты. Бөтенукраина Оксана Петрусенко исемендәге вокалчылар конкурсы лауреаты.«Пражский телеграф» газетасы, №16/257 «Тантана» премиясе лауреаты (2016, 2019). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019?) Марсель Сәлимҗанов премиясе (2019)Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды. Шәһри Казан, 8.11.2019. Тукай премиясе (2020) — «Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсында Сөембикә ханбикә образын сәхнәләштерү өчен»Медиа: Быелгы Тукай бүләкләре ияләренең исемнәре мәгълүм булды. Азатлык радиосы, 25.04.20202
Шәхси тормышы Консерваторияне тәмамлаган елны (2012) җырчы Рүзил Гатинга (1987 елгы, Чаллыдан) кияүгә чыккан. 2018 елда аерылганМиләүшә Галиуллина. Гөлнора Гатина: «Казанда мин үз өемдә». Мәдәни җомга, № 32 (1550), 15.08.2025. ― Б.24. Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Миләүшә Галиуллина. Гөлнора Гатина: «Казанда мин үз өемдә». Мәдәни җомга, № 32 (1550), 15.08.2025. ― Б.24.
Сылтамалар
М. Җәлил исемендәге опера-балет театры сайты Җырчы белән әңгәмә Җырлавын видеода карарга
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Кырым татарлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Опера җырчылары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Меццо-сопрано