Сәгыйть Хәсән улы Хәлфин (, 1732-1785, Казан, , ) — мәгърифәтче, I Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы, татар тарихында зур урын тоткан, Россия империясенең Казан, Уфа губерналарында данлыклы укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәнәгатькәрләр, хәйриячеләр нәселенең башы.

Тәрҗемәи хәле

Сәгыйть Хәлфин Казанның Иске татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 елда туган. Аның гомере мөгаллимлектә үтә. Казан гимназиясенең татар теле укытучысы, Россия тарихында беренче русча-татарча ике томлы сүзлек, татар теле грамматикасын төзүче. Татар әлифбасы авторы.

Хезмәт юлы 1767 елда император закон чыгару комиссиясенә Казанның Иске һәм Яңа бистәләреннән депутат булып сайлана.

Екатерина II нең махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан ирләр гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче чиновниклар әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы итеп Казан адмиралтействосы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгеләнә. Россиядә беренче тапкыр рус кешеләре өчен татар теле укытыла башлый. Указда әйтелгән: «Казан гимназиясе каршында теләүчеләр өчен татар теле сыйныфы ачарга һәм укытучы итеп Казанның Иске Һәм Яңа татар бистәләреннән депутат һәм шундагы адмиралтия конторасы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгеләргә» () Р. Гөбәйдуллинның фәнни эшендә

С. Хәлфин Казан гимназиясендә 1785 елга хәтле эшли. Татар телен укытуда беренче юл яручы буларак, дәреслекләр булмау проблемасы белән очраша һәм үзе чишәргә алына.

Хезмәтләре Татар әлифбасы () (Мәскәү, 1778). Егерме мең сүзне эченә алган кулъязма татар-рус сүзлеге (1785). «Татарский словарь и краткая татарская грамматика в пользу обучающегося юношества татарскому языку».

Гаиләсе Хәлфиннәрнең гомуми педагогик стажлары 60 ел. Аның мәгърифәтче эшен дәвам итүчеләр: Улы Исхак Хәлфин. Оныгы Ибраһим Хәлфин Торыны Шаһингәрәй Хәлфин.

Хәтер Яр Чаллыда урамга исеме бирелгән (2008). «Челны инфо» бизнес порталында

Искәрмәләр

Сылтамалар

Татарлардан беренче укытучы һәм беренче студент

Моны да карагыз

Төркем:Мәгърифәтчеләр Төркем:Укытучылар