Каравон (Каравон бәйрәме) — Татарстанның дәүләт бәйрәме, Лаеш районы Рус Никольское авылында узучы республика (2011 елдан бөтенрусия) рус фольклоры фестивале. Исеме хоровод атамасыннан алынган.

Максат Татарстанда рус фольклорына игътибарны арттыру, борынгыларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.

Тарих

Хәзерге Татарстан территориясендәге рус авылларында XVI гасырдан үткәрелеп килә. Kudago.com сайтында Бәйрәмнең 300 елдан артык тарихы бар. Элгәре православие дине изгесе Николай Чудотворецның престол бәйрәменә (22 май) өстәмә буларак үткәрелгән. Аннары (татар халкындагы Сабантуй кебек үк) язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итү элементлары да өстәлгән. Советлар хакимияте урнашкач, Каравон фольклор бәйрәме буларак уздырылып килсә дә, сугыштан соң диннәрне кысу сәясәтенә бәйле, 1955 елдан Каравонны да үткәртми башлыйлар. Татарстан җирендә рус Каравоны Узган гасырның 90- елларында матур традицияне яңарталар: 1988 елда «Каравон» фольклор ансамбле оеша.

2003 елда Татарстан президенты указы белән бәйрәмгә дәүләт бәйрәме рәсми статусы бирелә.

2011 елдан Бөтенрусия фестивале рәсми статусын ала.

2017 елның 21 маенда XXV Бөтенроссия «Каравон» рус фольклоры фестивале ачылды В Никольском развернулись русские народные гулянья «Каравон». ИА «Татар-информ», 21.05.2017.

Бәйрәм итү тәртибе Лаеш районы Рус Никольское авылына Татарстаннан, Удмуртиядән, Мари Элдән, Россиянең башка төбәкләреннән фольклор иҗат төркемнәре (берничә мең кеше) килә. Аларның күпчелеге рус милли киемнәре кия. Фестивальдә катнашучылар бәйрәм кунакларына Идел буе православие дине традицияләренә нигезләнгән этник театральләштерелгән тамашалар, җырлар, биюләр күрсәтәләр. Борынгыдан килгән һөнәрчелек кәсепләре буенча мастер-класслар күрсәтелә. Авылның үзәк урамы ярминкә урамына әверелә. Урамның үзәгендә, Никола чиркәве тирәсендә бәйрәмнең символы булган зур хоровод – каравон оештырыла. Каравонда биючеләр, чәнти бармакларыннан тотынышып, кояш йөреше буенча «үрдәк адымы» белән әйләнәләр, түгәрәкне я зурайталар, я кыса баралар.

Танылган бәйрәм кунаклары «Славянские напевы» рус фольклор төркеме

ел Исем туу урыны уку йорты эш урыны медиа Минтимер Шәймиев Әнәк Казан дәүләт аграр университеты Mintimer Shaimiev Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт Уфа дәүләт нефть-техника университеты Федерация Советы Farid Mukhametshin Рөстәм Миңнеханов Яңа Арыш Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетыКазан дәүләт аграр университетыГ. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты Rustam Minnikhanov Надежда Кадышева Горкино М.М. Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институты Nadezhda Kadysheva Бураново әбиләре Buranovskiye Babushki Алтын боҗра

Искәрмәләр

Чыганаклар Артем Кузнецов. Дустанә Каравон. «События недели», 2015 ел, 29 май-4 июнь.

Сылтамалар

Каравон турында «Атна вакыйгасы» сайты Фотолар карарга

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча фестивальләр Төркем:Лаеш районы Төркем:22 май Төркем:23 май Төркем:24 май Төркем:Татарстан фестивальләре Төркем:Милли бәйрәмнәр Төркем:Рус фольклоры Төркем:Татарстан бәйрәмнәре Төркем:2003 елда барлыкка килгәннәр