Волыния суешы (ләхчә Rzeź wołyńska) яки Волыния фаҗигасе (украинча Волинська трагедія) — Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Өченче рейх яклы Украина баш күтәрүчеләре гаскәре тарафыннан башка милләтләрнең хәрби булмаган вәкилләрен (аеруча полякларны, алардан кала украиннарны) массакүләм үтерү. Суеш Волынь-Подолье генераль бүлгесендә 1943—1944 елларда булганTimothy Snyder A fascist hero in democratic Kiev. NewYork Review of Books. February 24, 2010.
1943 елның июль-августында Украина баш күтәрүчеләре гаскәре иң күп полякларны үтергән, суешның төп корбаннары — хатын-кызлар һәм балалар.
Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Волыниядә 35 000-60 000, ә Көнчыгыш Галициядә 25 000-40 000 полякны үтергәнGrzegorz Motyka, Od rzezi wołyńskiej do akcji «Wisła». Konflikt polsko-ukraiński 1943—1947. Kraków 2011, p.447Timothy Snyder. The Reconstruction of Nations. Poland, Ukraine, Lithuania, Belarus, 1569—1999. Yale University Press. 2003. pp. 170, 17Katchanovski, Ph.D., Ivan. «Terrorists or National Heroes? Politics of the OUN and UPA in Ukraine». Davis Center for Russian and Eurasian Studies, Harvard University. Үтерешләр Степан Бандера тарафыннан оештырылган, төп максаты булып «киләчәк бәйсез Украинада украин кешеләрен генә калдыру максатыннан этник чистартулар оештыру» тораMark Mazower, Hitler’s Empire, pages 506—507. Penguin Books 2008. ISBN 978-0-14-311610-3.
1943 елда полякларның җавап итеп үч итүләре нәтиҗәсендә күп санда хәрби булмаган украиннар да үтерелгән.
Суешның корбаннары саны 50-80 мең поляк дип бәяләнә, үтерелгән украиннар саны — 2000 чамасы кеше булган.
1943 елның 11 июлендә Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Волыниядә 99 поляк авылына һөҗүм итә, шул көнне иң күп поляк үтерелгән. 11 июль — Польшада «Волыния суешын искә алу көне» итеп билгеләп үтелә.
Сылтамалар
«Сайт памяти Волынской трагедии» — Институт национальной памяти «Воєнна історія» #3_4 за 2003 рік Документи з відзначення 60-ї річниці трагічних подій Ґжеґож Мотика Польська реакція на дії УПА: масштаб і перебіг каральних акцій Ґжеґож Мотика Волинь 1943 року Матеріали Всеукраїнської наукової конференції «Волинська трагедія: через історію до порозуміння», м. Луцьк, 19-20 червня 2013 р. Pojednanie przez trudną pamięć. Wołyń 1943 / Поєднання через важку пам’ять. Волинь 1943 / Reconciliation through Difficult Remembrance. Volhynia 1943 СПІЛЬНИЙ ВИСНОВОК УКРАЇНСЬКИХ ТА ПОЛЬСЬКИХ ІСТОРИКІВ ЗА ПІДСУМКАМИ IX—X МІЖНАРОДНИХ НАУКОВИХ СЕМІНАРІВ (Варшава, 5-11 листопада 2001 р.)
Искәрмәләр
Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы Төркем:Кыргыннар Төркем:Украина тарихы Төркем:Польша тарихы