Рамил Тураев (Рамил Габделхак улы Тураев) — югары квалификацияле категориягә ия табиб, медицина фәннәре кандидаты (1998), Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000), Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры (2007-2008), республика кан күчерү станциясе баш табибы (2011 елдан). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (2024).

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 26 мартында Татарстан АССР Әгерҗе районы Рыс авылында туган. Ике югары белем алган: «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (1984), «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (1997) тәмамлый. Медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1998). 1976-1978 елларда хәрби хезмәт үтә.

Хезмәт юлы 1974-1976 Алабуга районы хастаханәсендә санитар-фельдшер. 1979-1983 Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшли. 1984-1986 Чуашстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика стоматология дәваханәсендә табиб-стоматолог. 1986-1988 Казан дәүләт медицина институтында ортопедик стоматология буенча ординатура үтә. 1988-1992 Казанда 2- санлы РКБ да теш табибы булып эшли. 1992-1995 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары. 1995-1999 Территориаль хастаханә кассасы (ТБК) генераль директоры. 1999-2005 Казан шәhәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының беренче урынбасары - ТБК генераль директоры. 2005-2006 «1- санлы ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды» учреждениесенең Казан шәhәре буенча директоры. 2006-2007 Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» баш табибы. 2007-2008 Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры. 2008-2009 Амур дәүләт медицина академиясе доценты. 2010-2011 ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибы урынбасары. 2011 елдан ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясе баш табибыТатарстан сәламәтлек саклау порталы

Фәнни эшләре «Общественное здоровье и здравоохранение» журналында кан күчерү турында язылган мәкаләләре нәшер ителә«Общественное здоровье и здравоохранение» журналы сайтында.

Моны да карагыз Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры булып эшләгәндә (2008), Камчаткага очкычта сәяхәт иткән өчен җинаять эше кузгатылып, 9 ай ябылуда булаЧакырылмаган кунак ариясеР. Тураев турында Беренче канал сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган табибы (2000). «Сәламәтлек саклауны hәм җәмәгать туклануын оештыру» белгечлеге буенча югары квалификацияле категориягә ия. 2024 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге ― «Россия Федерациясенең медицина, биологик һәм дару куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы фәнни-техник карарлар эшләү һәм массакүләм җитештерүгә махсус медицина җиһазларын кертү» проекты өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 925 от 30.11.2024. Искәрмәләр

Сылтамалар

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы

Моны да карагыз

Төркем:Теш табиплары Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Министрлар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары