Социолингвистикада, социолект яки социаль (иҗтимагый) диалект буларак берәр иҗтимагый-икътисади сыйныф, этник төркем (махсус этнолект термины), яшь буенча төркем, һәм башкаларга хас булган тел вариантны (регистрны) атыйлар.

Социолектлар очрагында ике феномен таралган: * җирле җәмгыять белән ассоциацияләү аркылы үзенчәлекле коммуникатив практикаларны пассив үзләштерү һәм * берәр төркем белән идентификацияләнүен күрсәтү өчен сөйләү һәм язма формаларны актив өйрәнү һәм сайлау.Martin Durrell.

Социолектларны өйрәнүче кешеләрне социолингвист дип атала; алар тел вариацияләрне өйрәнә. Социолингвистлар социолектларны махсус лингвистик терминнарның иҗтимагый таралышын тикшерү белән билгели. Географик таралышына нигезләнгән диалекттан аермалы буларак, социолект үзенчәлекле лингвистик формаларны социаль сыйныфлар өчендә кулланылышы нигезендә билгели.

Шулай ук карагыз Диалект  Креол Арго Этнолект Идеолект Хронолект Жаргон Language and gender Престиж (социолингвистика) Гәп Социолингвистика

Искәрмәләр

Төркем:Социолингвистика