Һенри Һудзон (Һадсон) (; 12 сентябрь 1570, Лондон — 1611?) — инглиз диңгезчесе. Атлантик океаныннан Тын океанга үтүче төньяк диңгез юлын табу максатында 1607—1611 елларда 4 мәртәбә Арктика диңгезләрендә йөзгән. Экспедицияне инглиз һәм һолланд сәүдәгәрләре Кытай вә Һиндстанга Испания һәм Португалия ләреннән иң уңай су юлын табу максатында оештырган. Һудзон 1607 елда т.к. 80°23’кә кадәр барып җиткән. 1609 елда Баренц диңгезе аша Төньяк Америка ярларына кадәр йөзеп җиткән һәм кыйтга ярларын тәдкыйк иткән. Һудзон елгасын кәшеф итеп, ул елга буйлап якынча 250 км барган. Соңрак Һудзон исемен йөртәчәк бугаз һәм култыкны кәшеф иткән. 1611 елның июнендә кораб командасы гыйсъян күтәргән; гыйсъянчылар Һудзонны, аның улын һәм тагын 7 диңгезчене корабтан каекка төшерегәннәр. Аның алдагы язмышы билгесез.
Төркем:Хәбәрсез югалганнар Төркем:Бөекбритания сәяхәтчеләре Төркем:Америка тәдкыйкатьчеләре Төркем:Арктика тәдкыйкатьчеләре