TED ( — Технология, Күңел ачу, Дизайн сүзләренең беренче хәрефләреннән торган кыскартмасы) -  Sapling Foundation шәхси табышсыз оешмасы тарафыннан "Ideas Worth Spreading" ("Таратырылырга хакы булган фикерләр" яки "Таратырырлык фикерләр") слоганы астында глобаль дәрәҗәдә оештырылган конференцияләр тупланышы. Барлыкка килүе 1984 елда бер тапкыр уздырылу өчен оештырылган вакыйгаHefferman, Virginia (January 23, 2009). буларак оештырылган TED 1990 елыннан еллык конференцияләр сериясенә әйләнә."What's the big idea?" Силикон үзәнендә барлыкка килгән TED башлангычта технология һәм дизайнга өстенлек бирсә, вакыт узуы белән күп фәнни, мәдәни һәм академик мәсьәләләренә багышланган чыгышларны да тәкъдим итә.

Конференцияләр TED'ның төп гомуми конференциясе ел саен Канаданың Ванкувер шәһәрендә, аның  беректәше булган TEDActive конференциясе шул ук Британ Колумбия провинциясенең Вистлер (Whistler) каласында уза. 2014 елга кадәр икесе дә АКШның Калифорния штатында — берсе Лонг Бич, икенчесе Палм Спрингс калаларында уздырыла иде. Төньяк Америка, Аурупа һәм Азия буйлап оештырылган TED вакыйгалары интенет аркылы җанлы карау мөмкинлеген бирә; фән һәм мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр һәм практик тәҗрибәгә нигезләнгән төрле темаларга багышланучы чыгышлар еш хикәя сөйләү килешендә оештырыла."Here's Why TED and TEDx are Appealing". Чыгыш ясаучыларга үз фикерләрен аудиторияга белдерү өчен максимум 18 минут бирелә.

Чыгыш ясаучылар

TED'ның элекке кунаклары арасында Билл Гейтс (2009, 2010, 2011, 2013, 2014, 2015), Тим Бернерс-Ли (2009, 2010, 2014), Google нигезләүчеләре Сергей Брин һәм Ларри Пэйдж (2004, 2013/2014), Гордон Браун (2009, 2009), Джеймс һәм Дэвид Кэмероннар (2010), Джимми Картер (2015), Мәләлә Юсәфзәинең әнисе (2014), Билл Клинтон (2007), Википедия нигезләүчесе Джимми Уэйлс (2005), һәм күп санлы Нобель бүләге җиңүчеләр бар. TED'ның әлеге кураторы буларак элекке санак өлкәсендә журналист һәм журнал чыгаручы британ Крис Андерсон (Chris Anderson) хезмәт итә.

Оешма TED эшчәнлеге әлегә төрле керем чыганакларыннан каплана — конференциядә катнашу билетлары, корпоратив иганәчелек, фондлар ярдәме, лицензияләүдән һәм китапларны сатудан керемнәр.

TED'ның ~140 хезмәткәрләре Нью-Йорк һәм Ванкувер шәһәрләрендә урнаша.

Веб-сәхифә 2006 елның июнь аеннан башлапHefferman, Virginia (January 23, 2009). чыгышлар Creative Commons Attribution-NonCommercial-NoDerivsthrough лицензиясе нигезендә TED.com сәхифәсендә бушлай карауга чыгарыла."TEDTalks usage policy". 2015 елның февраль аена сәхифәгә чыгарылган чыгышлар саны 1,900 узып чыга. 2011 елның июненда 500 млн карауны,"TED profile". 2012 елның нояберендә исә 1 млрд чиген уза."TED reaches its billionth video view!"

Ачык тәрҗемә проекты (OTP) TED кураторы Крис Андерсон белдергәненчә, 2009 елның май аенда башланган TED Open Translation Project проектының максаты "платенабызның инглизчә сөйләшмәгән 4.5 млрд кешегә ирешә алу." Проект рәсми игълан ителгәндә 40 телдә чыгарылган 300 тәрҗемәне 200 ирекле ясады;"Jimmy Wales: The birth of Wikipedia". 2015 елның май аена 107 телдәге 70,000 субтитрлар"OTP 2014 Annual Report" TED.com, retrieved 22 May 2015. 38,173 ирекле тәрҗемәче тарафыннан ясалган."Amara.org TED Team stats" Amara.org, retrieved 22 May 2015.

TED Татарча TED видеоларын татар теленә тәрҗемәләр проектын Татар Википедиясенең элекке бюрократы Рашат Якупов башлады, Рашат Якупов: «Нет, татарский язык отнюдь не «кухонный» и не «колхозный», Бизнес-Онланй, 27.07.2014 сайтта ничек кирәкле телдә субтитрларны кабызуны белмәгәннәре өчен язмаларны YouTube видео-файллар саклагычында TED татарча кертеп табып була.Дерек Сиверс: Сәерме, юкмы? (TED татарча)Лаура Трайс: Рәхмәт әйтергә онытма (TED татарча)Мэт Катс: 30 көн эчендә яңа гадәт кертү (TED татарча)Джок Черч: Зирәклек түгәрәгеШимпәй Такахаши: креативлыкны үстерү уены

Соңгы арада http://giylem.tatar/ такымы шулай ук TED ED проектының кайбер видеоязмаларын татарчалаштыра башлады.

Шулай ук карагыз Мәгариф өлкәсендә видеолар туплаучы веб-сәхифәләр исемлеге

Искәрмәләр

Төркем:Мәгърифәтчелек Төркем:Табышсыз оешмалар Төркем:АКШ мәдәнияте Төркем:Канада мәдәнияте