«Шондыбан» (Коми-Премяк теленнән «Кояш йөзе» дип тәрҗемә ителә), дәүләт (край) мәдәният оешмасы Коми-Пермяк «Шондыбан» ансамбле — Пермь крае Кудымкар шәһәрендә иҗат итүче һөнәри сәнгать коллективы, край мәдәният оешмасы «Коми-Пермяк этномәдәният үзәге» составында эшли. Коми-Пермяк мәдәниятен саклауда әһәмияте зур.

Сәнгать җитәкчесе (2000 елдан) — Елена Васькина. Хормейстер — Ольга Забоева.

Тарих

1938 елда Кудымкарда 17 кешелек ансамбль оештырыла. 1939 елда Пермь филармониясе каршында Коми-Пермяк җыр һәм бию ансамбле оештырыла. 1959 елда ансамбль таратыла. 1991 елда яңадан оештырылганРешение Президиума и исполнительного комитета Совета народных депутатов Коми-Пермяцкого автономного округа № 92 от 17 июня 1991 года. Ансамбльне оештыруда башлап йөрүчеләр — Анатолий Фирсов, Надежда Миңнуллина, мөхтәриятле бүлгенең мәдәният бүлеге мөдирләре. Ансамбльнең беренче артистлары итеп Кудымкар педагогия укханәсенең музыка һәм коми бүлекләрен һәм Пермь мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар кабул ителә. Ансамбль биюче, җырчы, оркестр төркемнәреннән тора. 1992 елның августында Кудымкарда беренче чыгышлары була. Тамашачыга «Кыз сагышы» (Нывлон тожд1сьом, Печаль девушки) һәм «Иньва ярында» (Иньва дорын, На берегу Иньвы) күренешләре тәкъдим ителә. Ансамбльнең беренче директоры — Сергей Мешавкин , хормейстер — Валентина Денисенко, куючы-балетмейстер — Айна Гесь. 1991 елның 16 декабренда сәнгать җитәкчесе итеп композитор Александр Клещин билгеләнә. 1992-1997 елларда директор — Аркадий Лобанов, 1997-2001 елларда — Яна Яновская, 2001-2008 елларда — Нина Васькина. 1993-2000 елларда сәнгать җитәкчесе — Евгений Фирсов, 2000 елдан — Елена Воробьева. 1997 елның 19 июнендә дәүләт (край) мәдәният оешмасы статусын алган.

Катнашкан фестивальләре 1995 — халыкара фин-угыр фестивале (Кудымкар). 1999 — халыкара фин-угыр фестивале (Удмуртия). 2000 — халыкара фин-угыр фестивале (Маҗарстан). 2002 — бөтенрусия милли мәдәният фестивале (Мәскәү). 2003 — «Уралда Русь күренә» (В Урале Русь отражена) I төбәкара музыка фестивале (Екатеринбург). 2005 — халыкара фин-угыр фестивале (Ханты-Мансийск). 2006 — «Русиянең салават күпере» (Радуга России) IV бөтенрусия милли мәдәниятләр фестивале (Түбән Новгород). 2007 — халыкара фин-угыр хореографиясе фестивале (Карелия). 2009 — «Фин-угыр транзиты: халыклар мәдәнияте» (Финно-угорский транзит: культура народов) (Мәскәү).

Чыгышлары Коми-Пермяк мөхтәриятле округы (2005 елга кадәр), Пермь шәһәре, Пермь өлкәсе (хәзер крае), Коми Республикасында, Удмуртиядә, Хант-Манси АО, Санкт-Петербург, Мәскәү, Маҗарстан, Франция, Испаниядә гастрольләре уза.

Репертуар Ансамбль чыгышларының үзәгендә — Коми-Пермяк мәдәниятенең төбәк үзенчәлекләрен күрсәтүче җырлар һәм биюләр. Җырлы - биюле күренешләрдә борынгы йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, уеннар күрсәтелә. Милли уен кораллары кулланыла: тынлы уен кораллары – пэляны (күп саплы сыбызгы), буксана; тавышлы уен кораллары – пу-барабан, «зиль-зёль», «шуршор», үзенчәлекле кыллы уен коралы – сигудэк (яллы эскрипкә).

Җырлы-биюле күренешләр «Борынгының тере кайтавазы» (Важ кадлöн ловья говк, Живое эхо прошлого) «Урман аланында» (Яг дорын, На опушке леса) «Җеп эрләшү» (Печкана помеч, Супрядки) «Күңелле кызлар» (Гажа нывкаэз, Веселые девушки) «Әни палас тукый» (Кыйэ мамэ джоджö дöра, Ткет мама половик) «Сыра һәм ачы бал» (Сур да брага, Пиво и брага) «Туган туфрак» (Чужан му, Родимая земля) «Тусь масьтан»

Яңа куелышлар «Үлән алмашыну көне» (Турун вежан лун, День смены травы) (2009) «Семицко-Троицкие гулянья» (2012)

Биюләр «Матур кыз» (Басöк нывка, Красивая девушка) «Туп һәм тап» «Сайланучан егет» (Вышитчись зонка, Разборчивый ухажер) «Чабата үрәм» (Кыя ме нинкöмок, Плету я лапоток)

Җырлар «Миңа әти җитен чәчеп бирде» (Меным айэ кэдзис лён, Мне отец посеял лен) «Күңелле киң урам» (Паськыт гажа улича, Широкая веселая улица) «Сез кая барасыз» (Кытчэ тiйэ мунатэ, Куда вы идете) такмаклары

Рус телендә «Камаринская» җырлы-биюле күренеше «Во саду ли, в огороде» җырлы-биюле күренеше «Вечер к вечеру» җыры «Сосенушка» җыры «Мой костер» җыры «Озорные вертушечки» биюе «Деревенский музыкант» биюе «Шуточная кадриль» биюе «Развеселые гулянья биюе

Удмуртча «Узган вакытлар» (Вылэм дырьёз, Былые времена)

Бүләкләре Халыкара фин-угыр халыклары фестивальләре дипломнары. Чуашия Республикасы президентының Рәхмәт хаты (2007). Пермь крае губернаторының Рәхмәт хаты (2007). Кудымкар МР башлыгы Рәхмәт хаты (2007)Коми-Пермяк дәүләт архивы сайтында

Чыганаклар Коми-Пермяцкий автономный округ на рубеже веков/ сост. Л. П. Ратегова. Кудымкар: Коми-Пермяц. кн. изд-во, 2000. 392 с.: ил., С. 214-218. Климов В., Чагин Г. Круглый год праздников, обрядов и обычаев коми-пермяков. Кудымкар, 2005. Коми-пермяцкий ансамбль «Шондiбан», Кудымкар, 2001.

Сылтамалар Пермь крае энциклопедиясе Коми-Пермяк этномәдәни үзәге сайты Пермь крае Коми-Пермяк округы буенча министрлык сайты Коми-Пермяк округы дәүләт архивы сайты FOLKRUSSIA сайты

Искәрмәләр

Төркем:Бию төркемнәре Төркем:Ансамбльләр Төркем:Пермь крае Төркем:Русиянең халык биюләре ансамбльләре