Константин Васильев премиясе, рәссам Константин Васильев исемендәге премия — Татарстан башкаласы Казан шәһәренең сынлы сәнгать өлкәсендәге дәүләт (шәһәр) бүләге. 2013 елда сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларын бүләкләү өчен булдырылган. 1949-1976 елларда Васильево бистәсендә яшәгән реалист, абстракционист, авангардист рәссам Константин Васильев (1942-1976) исемен йөртә.
Тарих
2013 елның 26 июнендә Казан шәһәренең Бауман урамында, Петцольд йортының бер өлешендә Константин Васильевның муниципаль музее ачыла. Ачылу тантанасында музей директоры Геннадий Пронин Казан шәһәренең сынлы сәнгать өлкәсендә К. Васильев исемендәге премиясен булдыру тәкъдимен әйтә. Музейны ачуда катнашкан Казан мэры Илсур Мәтшин әлеге идеяне хуплый.
Статут К. Васильев премиясе 2013 елда – Русиядә һәм Татарстанда мәдәният елында булдырылган. Казан шәһәре сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучыларын бүләкләүне максат итә. Премия һәр елны 3 сентябрьдә, К. Васильевның туган көнендә, рәссамның муниципаль музеенда (Бауман урамы, 29 йорт) тапшырылаgallery_46319/6/ «Бизнес-онлайн» газетасында. Балалар сәнгать йортларының укытучылары, музыка мәктәпләренең рәсем сәнгате бүлекләренең укытучылары, сәнгать мәктәпләренең укытучылары, бәйгедә катнашып, премия алуга намзәт була ала. Конкурска рәсем укытучыларының соңгы 3 елда иҗат иткән хезмәтләре кабул ителә. Конкурста җиңүчеләрне махсус комиссия билгели. Һәр елны ике җиңүче билгеләнә. Премиягә лаек булучыларга лауреат дипломы һәм акчалата бүләк (2014 елда һәркайсына 30 000 сумТатар-информ мәгълүмат агентлыгы сайтында) тапшырыла. Премияне, кагыйдә буларак, Казан мэры тапшыра.
Илсур Мәтшин:
К. Васильев премиясе лауреатлары
Ел Лауреат исеме Эш урыны Өстәмә мәгълүмат 2014 Земфира ЗиннуроваЛада Выборнова«Казанские истории» газетасы сайтында 6- санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы4 - санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы 2015Ләйсән Яруллина Любовь Григорьева«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында 6- санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы2 - санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы -Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы 2016
Моны да карагыз Константин Васильев Константин Васильев галереясы (Казан) Константин Васильевның музее (Казан) Константин Васильев исемендәге Славян мәдәнияте музее (Мәскәү) Константин Васильев музей-фатиры (Васильево)
Сылтамалар Премия турында Казан рәсми порталында
Искәрмәләр
Төркем:Бүләкләр Төркем:Премияләр Төркем:Казан Төркем:Казан мәдәнияте Төркем:Сынлы сәнгать Төркем:Константин Васильев