Рәшит Гафиятуллин, Рәшит Фәдертдин улы Гафиятуллин, — хокукчы, ТР конституция суды казые (2014), Татарстан министрлар кабинеты аппараты хокук идарәсе башлыгы (1995-2014). Русиянең һәм Татарстанның атказанган юристы.

Тәрҗемәи хәле 1954 елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан сәнгать училещесын (1973), Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1982) тәмамлаган. Алманиядә хәрби хезмәттә булган (1973-1975).

Хезмәт юлы 1973 Казанның 32 нче мәктәбендә сызым һәм рәсем укытучысы. 1975-1976 Казанның Ленин исемендәге фәнни-сәнәгать берләшмәсендә 5 нче дәрәҗәле гравирлаучы. 1982-1992 Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан бүлегендә хокук буенча киңәш бирүче (), хокукый яклау бүлеге башлыгы, хезмәт хокукы баш инспекторы. 1992-1995 ТАССР Югары шурасы хокук бүлеге мөдире урынбасары. 1995-2014 ТР министрлар кабинеты хокук идарәсе башлыгы. 2014 елдан ТР конституция суды казыеTatCenter.ru интернет-порталы «Халык өчен хокук консультациясе» шәлкеменнән 6 китап автордашы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Русиянең атказанган хокукчысы. Татарстанның атказанган хокукчысы. «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале. РФ ЭЭМ мактау кәгазе.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Р.Ф. Гафиятуллин ТР эшлекле үзәге сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Казан сынлы сәнгать училещесын тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ атказанган юристлары Төркем:Татарстанның атказанган юристлары Төркем:Казыйлар