Рязань губернасы () — Россия империясенең, РСФСРның һәм ССРБнең административ берәмлеге.

Географиясе Рязань губернасы төньякта Владимир губернасы, төньяк-көнбатышта Мәскәү губернасы белән, көнчыгышта һәм көньякта Тамбов губернасы белән, көнбатышта Тула губернасы белән чиктәш булган.

Тарих Рязань губернасы 1796 елда Рязань калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1802 дә яңа өч өяз оештырыла һәм 1919 га кадәр губернаның эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала.

1919 елда Спас-Клепики районы (1921 елдан — өяз) оештырылган. 1923 дә Егорьевск өязе Мәскәү губернасына күчерелә; 1924 елда губерна составына Ялатма һәм Шацк өязләре күчерелә, Данков, Ялатма, Михайлов, Пронск, Спасск һәм Спас-Клепики өязләре бетерелә. 1928 дә Раненбург өязе Үзәк кара туфраклы өлкәсе составына күчерелә.

Рязань губернасы БҮБК Президиумының 1929 елның 14 гыйнварындагы карары нигезендә шул ук елның 1 октябрьдә бетерелгән. Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=35 1926http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_age_26.php?reg=20&Submit=OK 1 802 196 2 428 914 Туган тел буенча , 1897: рус теле — 99,36%, татар теле — 0,27%, украин теле — 0,10%.http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1225

Дини состав, 1897: православлар — 98,56%, искейолачылар — 0,92%, мөселманнар — 0,27%, католиклар — 0,10%.http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_rel_97.php?reg=59

Иҗтимагый төркемнәр, 1897: керәстияннәр — 93,2%, мишчәннәр (мещане) — 4,3%, дин әһелләре — 0,8%, нәселле дворяннар һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,6%, шәхси дворяннар, дворян булмаган мәэмүрләр һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,4%, сәүдәгәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары — 0,3%, нәселдән килгән һәм шәхси мактаулы ватандашлар вә аларның гаилә әгъзалары — 0,25%, башкалар — 0,13%.

Милли состав, 1926: руслар — 99,37%, татарлар — 0,44%.http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=241 Эчке бүленеш № Өяз Өяз үзәге Мәйдан, чакырым² Халык саны (1897), кеше 1 Данков өязе Данков (9 121 кеше)2 204,4105 746 2 Егорьевск өязе Егорьевск (19 239 кеше)3 471,4153 299 3 Зарайск өязе Зарайск (8 054 кеше)2 398,8114 834 4 Касыйм өязе Касыйм (13 547 кеше)4 991,5167 247 5 Михайлов өязе Михайлов (9 162 кеше)2 579,1151 709 6 Пронск өязе Пронск (7 907 кеше)2 113,4109 755 7 Раненбург өязе Раненбург (15 331 кеше)2 701,7152 691 8 Ряжск өязе Ряжск (14 835 кеше)2 562,3138 854 9 Рязань өязе Рязань (46 122 кеше)3 897,9212 683 10 Сапожок өязе Сапожок (8 550 кеше)3 653,2161 720 11 Скопин өязе Скопин (13 247 кеше)2 434,8176 682 12 Спасск өязе Спасск (4 759 кеше)3 836,2156 976

Шулай ук карагыз Касыйм ханлыгы

Искәрмәләр

Төркем:Рязань өлкәсе тарихы Төркем:Россия империясе губерналары