Әшрәф Синәева, Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (кыз фамилиясе Халитова, 1892 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм ―1925) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Мәскәүдә рус театрында, «Сәйяр» төркемендә, Казанда татар театрында уйнаган.

Тәрҗемәи хәле

1892 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә туган. Император Александр театры каршындагы театр мәктәбен тәмамлаган (Петроград, 1917).

Иҗаты Актер буларак беренче адымнарын Мәскәүдә, рус театрында ясый. 1917 елда «Сәйяр» труппасына чакыралар, әлеге төркемдә төп рольләрдә уйный башлый. Ватандашлар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында уйный. Соңыннан Казанда Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында эшли.

Иҗатына рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәге һәм «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары йогынтысы көчле була. «Татар театрының иң мәдәниятле һәм талантлы актрисасы» «Красная Татария», 04.04.1930.

Уйнаган рольләре Амплуасы — яшь кыз рольләрен башкару була. Галиябану — «Галиябану» М. Фәйзи Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Ф. Бурнаш Елена — «Мещаннар» (Мещане) М. Горький Рокыя — «Тигезсезләр» Ф. Әмирхан Ольга — «Соңгы сәлам» К. Тинчурин Аня — «Чия бакчасы» (Вишневый сад) А.П. Чехов

Гаилә хәле Ире (1923 елга кадәр) — Ситдыйк Айдаров, актер, җырчыРабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 852нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9..

Чыганаклар

Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Әдәбият И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар Камал театры сайты Ә.Г. Синәева «Милләттәшләр» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:«Сәйяр» актерлары