Владимир Никитин, Владимир Дмитрий улы Никитин, (1907-1959) – ВКП(б) Татарстан өлкә (1943-1944), Куйбышев өлкә (1942-1943) комитетлары беренче сәркатибе. РКП(б) әгъзасы (1925 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1907 елның 19 июнендә Ярославльда туган. Монтёрлар өчен курсларны, Ярославль сәнәгать-икътисад техникумының бер курсын тәмамлаган (1922).

Фирка эшчәнлеге 1922-1928 РКСМ (1924 елдан РЛКСМ, 1926 елдан ВЛКСМ) Ярославль шәһәр, губерна комитетларында бүлек мөдире, сәркатип. 1928-1930 ВЛКСМ Иваново сәнәгать өлкә комитеты бүлек мөдире, сәркатибе. 1930-1931 ВКП(б) үзәк комиссиясендә, ССРБ эшче-крестьян инспекциясе халык комиссариатында ВЛКСМ ҮК вәкиле. 1932-1937 ВКП(б) Орел өлкә комитетының икенче сәркатибе. 1937-1941 ВКП(б) Воронеж өлкә комитетының беренче сәркатибе (1937-1938 елларда ). 1942-1943 ВКП(б) Куйбышев өлкә комитетының беренче сәркатибе, Куйбышев шәһәре саклану комитеты башлыгы. «Сталин бункеры» төзелеше өчен «башы белән» җавап бирәИсторическая Самар сайты. Каты авыруы аркасында барлык вазифаларыннан азат ителә «Самар губерниясе» сайтында 1943-1944 ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибеФирканең Татарстан өлкә, җөмһүрият комитетлары беренче сәркатипләре . 1944-1948 ВКП(б) ҮК кадрлар идарәсе башлыгы урынбасары. 1948-1958 ВКП(б) (1952 елдан КПСС) ҮК инспекторы. 1939-1952 ВКП(б) ҮК әгъзасы. I — II чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Әдәбият Советская Историческая Энциклопедия, тт. 1 — 16, Москва, 1961 — 1976. Кто руководил Воронежской областью, Воронеж, 2005.

Сылтамалар 1898-1991 ССРБ һәм Коммунистлар фиркасе тарихы буенча белешмәлек Россия архивлары

Искәрмәләр

Төркем:КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:КПССның Куйбышев өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:КПССның Воронеж өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:КПССның Орел өлкә комитеты беренче сәркатипләре Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары