+ГагавызстанGagauz Yeri Рәсми теле гагавызча, романча, русча Башкаласы Комрат Башкан Евгения Гуцул Һимн Тарафым Мәйданы  — 1848,46 km² Милләте гагаузлар (82 %), болгарлар, молдованнар (романнар), русларХалык саны 162 200 (2012) Гагаузия яки Гагавызстан, Гагавыз Җире (, ) — Молдова Республикасы көньягындахы автономияле төбәк.

Гагавызлар төрки телләрнең угыз төркемендәге телдә сөйләшә. Күпчелек гагавызлар праваслау динен тота.

Тарих

Гагавызларның чыгышы хакында берничә карашлар бар:

Гагавызлар нәселен төрки телләрдә сөйләшкән күчмә халыклар — угызлар, бөҗәнәкләр һәм кыпчаклар нигезләгән. Гагавызлар — Госман империясе вакытында төркиләшкән болгарлардан барлыкка килгән халык. Сәлҗүкләр теориясе: XIII йөздә Добруҗага күчкән төрекләрнең нәселеннән пәйда булган халык. Гагавызлар — VII йөзлектә күчкән борынгы болгарлардан чыккан һәм IX гасырда христиан динен кабул иткән халык.

1400—1812 елларда — гагавызлар Госман империясенә керә.

Бер карасы буенча Болгарстанның Варна шәһәренең асаба халкы нәкъ гагавызлар булган.

1812—1917 елларда — гагавызлар Россия империясенә күченә.

1917—1940 елларда — Романия территориясендә.

1940 — 1941 елларда — Риббентроп-Молотов пакты нәтиҗәсендә Бессарабиядәге гагавызлар Молдовага керә.

9.08.1990 — 23.12.1994 — танылмаган Гагавыз Республикасы чоры

1994 елда — Молдова эчендәге Гагавыз автономияле төбәге.

2014 елда Гагавызстанда узган референдумда Тамгаханә Берлегенә керү өчен 90 % тавыш бирелә, ләкин Молдова хакимияте референдумны танымый.

Гагавызстан ТӨРЕКСОЙ оешмасына керә.

Сылтамалар Официальный сайт Гагаузии Народное собрание Гагаузии Управление Полиции АТО Гагаузия ЦИК АТО Гагаузия Выборы в Народное собрание Гагаузии GAGAUZ.IN  — мультимедийный портал на гагаузском и русском языках. Сайт о Гагаузии и гагаузах. Подшивки газет Гагаузии «Гагаузский угол. Народ и автономия»  — Полнометражный документальный фильм о гагаузах, снятый в рамках Международного проекта «Этнофорум» Интернет-ресурсы Гагаузии Новостной портал Gagauzinfo.md .

Моны да карагыз Татар чишмәсе (Гагаузия, Комрат районы) Төркем:Төрки халыклар