Хокук белеме өлкәсендә Г.Р. Державин иҗтимагый премиясе (Мәскәү) белән бутамаска.
Державин премиясе, Г.Р. Державин исемендәге премия — Татарстанда 2000 елда булдырылган әдәби премия, 2010 елдан РФ дәрәҗәсендәге бүләк, 2016 елның мартыннан Г.Р. Державин исемендәге республика (дәүләт) премиясе Оештыручылары — Татарстан язучылар берлеге, Лаеш районы хакимияте. Шагыйрь Гавриил Романович Держа́вин (1743-1816) исемен йөртә.
2021 елдан премия ике елга бер (чиратлаштырып, әдәбият буенча, юриспруденция буенча) тапшырыла башлый. 2021 елдан әдәбият буенча бер кешегә, 2022 елда юриспруденция буенча бер кешегә тапшырыла. Премия күләме 200 мең сумга күтәрелә Минниханов разделил Державинскую премию, теперь поэты и юристы будут получать ее раз в два года. realnoevremya.ru, 30.12.2020.
Максат
Россия тарихында күренекле шәхес булган данлыклы якташ язучы Г.Р. Державинның исемен мәңгеләштерү өчен булдырылган.
Статут Кагыйдә буларак, ССРБ язучылар берлеге, Татарстан язучылар берлеге әгъзаларына бирелә. Алдагы елда рус телендә язылган югары зәвыклы әдәби әсәр өчен бирелә. Искәрмә буларак, русчага тәрҗемә ителгән башка телдәге әсәр өчен дә бирелергә мөмкин. Лауреатларны Татарстан язучылар берлеге билгели. Ел саен бирелә, 2005 елдан, гадәттә, ике премия билгеләнә. Лауреатларга диплом һәм акчалата сәрмая бирелә. Акчалата бүләк — 2000 елда 30-ар мең, 2010 елдан 100-әр мең «Державин-шагыйрь иҗаты» сайтында. Кагыйдә буларак, Г.Р. Державинның туган көнендә, 3(14) июльдә, аның туган ягы — Лаеш районы үзәге Лаеш бистәсендә (2004 елдан шәһәр) тапшырыла2011 елда «Булгария» теплоходы фаҗигасенә бәйле, Казанда тапшырылды..
Лауреатлар
Сылтамалар Державин премиясе
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Төркем:Россия әдәби премияләре Төркем:Лаеш районы Төркем:Державин премиясе лауреатлары Төркем:Гавриил Державин Төркем:Татарстан премияләре