Илшат Гафуров, Илшат Рәфкать улы Гафуров, (01.08.1961) – сәясәтче, хакимият-хуҗалык җитәкчесе, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2010), Татарстан ректорлар шурасы рәисе (2010), икътисад фәннәре докторы (2005), физика-математика фәннәре кандидаты, профессор (2008). Татарстанның атказанган икътисадчысы (2002), РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2009). Тәрҗемәи хәле
1961 елның 1 августында Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын (1983), шул ук уку йортында аспирантураны (1988), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1997), Әлмәт нефть институтын (2004) тәмамлаган. Хезмәт юлы 1983-1985, 1988-1992 Алабуга дәүләт педагогия институты гомуми физика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы. 1992-1995 «Зилант» төбәк хуҗалыкара ассоциациясе генераль директоры. 1998-2006 Алабуга шәһәре башлыгы. Алабуга тарих- һәм сәнгать музей-тыюлыгын үзгәртеп кору буенча эш алып барыла, яңа спорт корылмалары төзелә, шәһәр туристлык үзәгенә әверелә. 2006-2010 Алабуга муниципаль районы хакимияте башлыгы. «Алабуга» аерым икътисади зонасы булдырыла. 2010 елның апреленнән Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры. Ректор вазифасындагы эшчәнлегенә бәяләмә төрлеРектор вазифасыннан алуны сорыйлар. 2010 елның июненнән Татарстан вуз ректорлары шурасы рәисе. Җинаять эше 2021 елның декабрендә И. Гафуров Яр Чаллыдан оешкан җинаятьчел төркем (ОҖТ) заказы буенча заказлы үтерү турындагы эш кысаларында тоткарлана . Элегрәк матбугатта ул «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары белән бәйләнештә булуда гаепләнә , шуңа бәйле рәвештә, ректор вазыйфасына билгеләнер алдыннан бөтен шикләрне бетергән «куәтле тикшерү» уздым, дип белдерә . 21 декабрь кичендә Казанда сорау алганнан соң, шулай ук СКР, ФСБ һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының уртак операциясе вакытында эш урынында һәм өендә тентүләр үткәргәннән соң, Гафуров махсус очкыч бортында Мәскәүгә озатыла , шул ук вакытта университетта ул, янәсе, «авырып киткән», дип , ректорны алмаштыру турында фаразлар «гомумән көлке» дип белдерәләр . Кайбер мәгълүматларга караганда, Гафуровны тоткарлау шуннан алда Россия Куркынычсызлык Советының Россия Президенты В. В. Путин җитәкчелегендә узган киңәшмәсенә бәйле, шуннан соң берничә югары дәрәҗәле түрә кулга алынган . Мәскәүгә китерелгәч, Гафуров Петровка урамындагы вакытлыча тоту изоляторына урнаштырыла . 22 декабрь көнне тикшерүчеләрдән Басман район судына аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105нче маддәсенең ике өлеше буенча гаепләнүче буларак кулга алу (алдан сүз куешу буенча бер төркем затлар тарафыннан үтерүгә әзерләнү) турында үтенеч керә . Матбугат мәгълүматларына караганда, сүз 1999 елның 29 августында Мәскәүдә Алабуга шәһәр Советы депутаты, Гафуровны сәяси эзәрлекләүдә гаепләгән Айдар Исрафиловны үтерү турында бара ала, ул вакытта Алабуга башлыгы булган И. Гафуров аны үтерүгә «29нчы комплекс» ОҖТ әгъзаларына заказ биргән булуы мөмкин . Казый (судья) Евгения Николаева яклаучыларның Гафуровка йорт арестын куллану турындагы үтенечнамәләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан һәм И. Гафуровны 21 февральгә кадәр кулга алу турында карар кабул иткән . Прокуратура Гафуровка Алабуга эшмәкәре, Алабуга шәһәр советы депутаты Айдар Исрафиловны үтерү турындагы эш нигезендә (Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтерәләр) 25 ел колония сораган. «Гаепләнүчене гаепле дип тануны һәм аңа катгый режимлы колониядә 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйм», – дигән прокурор. Гафуров кешеләр төркеме белән алдан сөйләшеп заказлы үтерү оештыруда гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, 1999 елда Гафуров Исрафиловны Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен үтерергә заказ биргәнПрокуратура КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Татар-информ, 21.05.2025. 2025 елның 28 маенда Мәскәүнең Савеловский районы суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровка карата хөкем карары чыгарган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 22 ел катгый режимлы колония рәвешендә җәза билгеләгән. Суд өч гражданлык дәгъвасы буенча 20шәр миллион сум күләмендә әхлакый зыянны түләттерү турында карар чыгарганМәскәү суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны 22 елга ирегеннән мәхрүм итте. Татар-информ, 28.05.2025. Иҗтимагый эшчәнлеге 1995-2005 I һәм II чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, 1995-1998 Татарстан Дәүләт шурасының икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе урынбасары. 1995-2011 Алабуга шәһәр шурасы депутаты. 2012-2014 IV чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы. 2014 елның октябреннән V чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. 2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Гафуров Ильшат Рафкатович. ТР ДШ рәсми сайты. . Фәнни хезмәтләре Гомуми физика, социаль-икътисад реформасы темасына язылган 30 лап хезмәте бар. Методология разработки стратегических программ социально-экономического развития территории. Казань, 2003. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 ― Татарстанның атказанган икътисадчысы РФ торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре 2009 ― РФ хөкүмәте премиясе «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале ЮНЕСКО «Алтын пальма ботагы» дипломы «Петр I шәрәфле тамгасы» ордены 2020 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медалеРифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020. 2021 ― III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» ордены (ТР МДН) ― җитәкче буларак, университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» ордены белән бүләкләде. ТР МДН сайты, 1.08.2021. Искәрмәләр
Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Сылтамалар
И.Р. Гафуров ТР эшлекле үзәге сайтында И.Р. Гафуров «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә И.Р. Гафуров «Милләттәшләр» сайтында Моны да карагыз
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Физика-математика фәннәре кандидатлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Ректорлар Төркем:Профессорлар Төркем:Район башлыклары Төркем:Әлмәт нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр