Сәлахов — татар һәм азәрбайҗан фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Сәлах» («төзек», «яхшы») исеменнән ясалган. Сәләхов варианты да бар.
Татар Википедиясендә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Әнәс Сәлахов (1923—2020), педагог, ССРБның халык укытучысы (1980). Әсгать Сәлахов (Әсгать Сәлах) (05.01.1935―04.08.2022), язучы, журналист. Булат Сәлахов (1952), Чаллы татар театры актеры, ТР халык артисты. Мирхаҗиан Сәлахов (1928), 1955―1990 елларда колхоз рәисе (Мөслим районы). Рабис Сәлахов (1953), рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Радик Сәлахов (1993), авыр үлчәм (130 кг) категориясендә көрәшче, спорт мастеры. Рәис Сәлахов (1960―2018), 2000―2018 елларда Югорск шәһәре (ХМАО) башлыгы (мэр). Югорск шәһәренең мактаулы гражданы (2018). Рифат Сәлахов (Рифат Сәлах) (08.08.1987), шагыйрь. Фердинанд Сәлахов (1956), җырчы, Татарстанның халык артисты (1999).
Моны да карагыз Сәләхов: Ибраһим Сәләхов (1911-1998), язучы, Тукай премиясе лауреаты (1990). Рәшит Сәләхов (17.12.1941), ТР югары арбитраж суды рәисе (1996). РФ атказанган юристы. Айдар Сәләхов (04.04.1964), Минзәлә районы башлыгы (2013). Валерий Сәләхов (28.11.1942), РФ атказанган укытучысы (2007). Ильяс Сәләхов (01.12.1961), Әлмәт муниципаль хезмәт институты ректоры (2009-2017). Мәкъзүм Сәләхов (13.07.1951), КФУ ректоры (2002-2010), ТР ФА президенты (2014). Җәваһирә Сәләхова (1925-2009), җырчы, ТАССР атказнган артисты (1956).
Төркем:Фамилияләр