Муса Җәлилгә һәйкәл Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Авторлары — Лидия Зимина һәм Георгий Иванов. Кызыл граниттан эшләнгән.

Тарих

Һәйкәл 1985 елда Яр Чаллының Муса Җәлил проспектындагы Муса Җәлил паркында (скверында) Муса Җәлилнең мемориаль комплексында куелган. Әлеге комплекс, Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы хезмәт оешмалары көче белән ачылган. Яр Чаллының беренче проспектына, беренче скверына Муса Җәлил исеме бирелә. Социалистик Хезмәт Батыры Вәзил Мәүликов бригадасы, Муса Җәлилне үз бригадаларына алып, аңа язылган хезмәт хакын ССРБ тынычлык фондына күчереп бара Яр Чаллы буенча әдәби юлкүрсәткеч (презентация).

Сыйфатлама Һәйкәл шагыйрьнең барельефы урнаштырылган стелла эшләнгән. Үзәккә таба өскә күтәрелеп килүче түгәрәк ак мәрмәрдән симметрияле, кылычны хәтерләтүче ике канат урнаштырылган. Стелланың өске өлешендәге кызыл гранит байракка шагыйрьнең кызыл граниттан эшләнгән барельефы беркетелгәнАвтопутешествия по России.

Һәйкәлнең артында «Мелита» мех сәүдәсе үзәгенең цилиндрга охшатып эшләнгән бинасы (Гагарин ур., 19) төзелгән. 2006 елда, каһарман шагыйрьнең 100 еллыгына, сквер һәм һәйкәлгә реконструкция үткәрелгән.

Искәрмәләр

Чыганаклар Памятник Джалилю Карта памяти

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Яр Чаллы һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр