Динара Садретдинова — телевизион журналист. 2002-2015 елларда Россия-1 телеканалында мөселманнар өчен «Мусульмане» тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәл 1976 елда Мәскәү шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әти-әнисенең нәсел-нәсәбе хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Питрәксе авылында. Рәфыйк Садретдинов озак еллар автослесарь булып эшләгән. Разия Садретдинова радиода тавыш операторы, аннары тавыш режиссеры булып эшләгән. Динараның 6 яшькә олы апасы Наилә бар, ул белгечлеге буенча филолог. Динара — Мәскәүдә туган дүртенче буын. Кияүдә, кызы Ясминне үстерә.

Белеме Россия театр сәнгате академиясе (ГИТИС), 1999г, музыкаль театр актрисасы. Мәскәү ачык мәгариф институты, 2004г, лингвокультуроведение.

Хезмәт 1999 — «АСТ-Прометей» спутник телеканалындагы «Ислам дөньясы» программасын алып баручы. 2002 – 2015 елларда — ВГТРК «Россия» телеканалында «Мөселманнар» тапшыруын алып баручы.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр Динара Садретдиновага үзләренең хөрмәтен күрсәтеп, Татарстан, Карачай-Черкес, Дагыстан республикалары “атказанган артист” исемен биргәннәр, ул шулай ук Ингушетия республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Динара Садретдинова: "Ислам турында тапшырулар интернетта чыгачак" “Гаиләдә биш вакыт намаз укый башлаучы, беренче хиҗап киюче апам булды”

Моны да карагыз

Төркем:Татар журналистлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Телевидение дикторлары