Зариф Алимов, Зариф Закир улы Алимов, (1921, ТАССР — 1945, Маҗарстан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, 2нче Украина фронты 23нче танк корпусы 56нчы мотоукчылар бригадасы автоматчылар взводы командиры, (1945), лейтенант.

Тәрҗемәи хәле 1921 елда ТАССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Чүпрәле районы) Яңа Кәкерле авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтисе — Закир Хәмәталим улы (1872-1975). Милләте — татар. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта хисапчы, тракторчы булып эшләгән. 1940 елда хәрби хемәткә чакырылган.

Бөек Ватан сугышында 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Көньяк-Көнбатыш фронтта, 1нче, 2нче һәм 3нче Украина фронтларында сугыша. Яссы—Кишенәү юнәлешендә һәм Дебрецен шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итә. Дүрт мәртәбә яралана (1941 елда ике тапкыр каты яралана). Кече лейтенантлар әзерләүче курсларны тәмамлаган (1942). 2нче Украина фронты 23нче танк корпусы 56нчы мотоукчылар бригадасы автоматчылар взводы командиры лейтенант Алимов Румыния җирендәге сугышларда батырлык күрсәтә. 1944 елның 30 августында аның взводы таулы-урманлы җирлектән узып, берләшмә сәргаскәренең мөһим фәрманын штаб белән элемтәләре өзелгән илтеп җиткергән. 1944 елның 2-3 сентябрендә взвод Онешти (элекке Георге-Георгиу-Деж) шәһәре янында дошманның сан ягыннан өстенрәк гаскәренә каршы торган, дошманны зур югалтуларга дучар иткән, 25 әсир алган (2 сентябрьдә; 3 сентябрьдә – 18 әсир). 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Ләкин мактаулы исемне алырга өлгерми. 1945 елның 31 гыйнварында һәлак булган. Маҗарстанда, Веленце күленнән 5 км төньяк-көнчыгышта Петтэнд торак пунктында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1945 Советлар Берлеге Каһарманының «Алтын йолдыз» медале 1945 Ленин ордены 1944 I дәрәҗә Ватан сугышы ордены 1943 II дәрәҗә Ватан сугышы ордены 1944 Кызыл Йолдыз ордены

Хәтер

Яңа Кәкерледә урамга исеме бирелгән, үзәктә бюсты куелганЯңа Кәкерле мәктәбе сайтында. Туган йортына истәлек тактасы беркетелгән.

Әдәбият Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990. Татарский эниклопедический словарь. Казан, 1999. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казан, 1963. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар Алимов Зариф Закир улы Зариф Закирович Алимов: биография

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ офицерлары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар