«Мастеровые» рус драма театры, — Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче дәүләт театры, . Спектакльләрен рус телендә уйный. Баш режиссер (2021 елдан) — Андрей Шляпин. Баш рәссам — Елена Сорочайкина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Театр директоры: 2013 елдан ― Армандо Диамантэ.

Тарих

1970 еллар башында Чаллыда берничә үзешчән рус драма түгәрәге эшләп килә: «Лицедеи» (реж. Мищенко Н.М.), «Грэй» (реж. Куликова В.Н.), «Ника» (реж. Пархоменко Н.Ф.), «Мастеровые» (реж. Ю.М. Колесников).

1975 елның 8 маенда КамАЗның двигательләр заводы шефлыкка алган Яр Чаллының 19нчы мәктәбе базасында Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Юрий Колесников (?-1997) сугышта катнашкан шагыйрьләрнең әсәрләренә нигезләнеп, «Сугышта өтелгән юллар» спектаклен куя. Уйнаучылар барысы да яшь эшчеләр булганга, яңа оешкан театр студиясенең исеме дә «Мастеровые» () дип куела.

1976 елда «КамАЗ ритмнары» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе К. Солдаткин) белән берлектә «Кеше» дигән музыкаль-шигъри тамаша әзерләнеп, КамАЗ заводларында күрсәтелә.

1978 елда шагыйрьләр Франсуа Вийон, Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко, Шандор Петефи әсәрләренә нигезләнеп, «Мәхәббәт турында диалоглар» шигъри спектакле, Александр Вампиловның «Провинциаль анекдотлар» пьесасы буенча спектакль әзерләнә.

1982 елдан театр студиясе КамАЗның мәдәният сараенда эшли. Александр Володинның «Ике ук» пьесасы куела. Режиссерлар булып Сергей Сочкин, Елена Некляева, Анатолий Яковлев, Юрий Быков эшли.

1993 елда КамАЗның двигательләр заводында янгын чыгу сәбәпле, театрны финанслау туктатыла. «Ника» яшьләр театры, «Грэй», «Лицедеи» театр-студияләре эшчәнлеген туктата. Шәһәрдә рус драма театры сакланырга тиеш дип санаган «Мастеровые» коллективы тулай торакка күченеп, 75 кешелек зал һәм кечкенә сәхнә корып, эшләвен дәвам итә. Театрны 20 ел җитәкләгән беренче режиссеры вафат булгач, аны Анатолий Яковлев алмаштыра.

1990 еллар башында Санкт-Петербург һәм Казан мәдәният һәм сәнгать академияләренә махсус Чаллы театры өчен ике курс студентлар кабул ителә Чаллы рус театры турында Кино-театр.ру сайтында. Театрда хәзер алар — төп көч.

2004 елда Яр Чаллы мэры Илдар Халиков театрга (Мольерның «Скапен хәйләсе» пьесасы буенча куелган спектакльгә) «химаячеләр десанты» оештыра. Шуннан кергән акчага Владимир Набоков пьесасы буенча «Вакыйга» спектакле куела.

2005 елда театр шәһәр үзәгенә, академик Рубаненко бульварындагы үзгәртеп корылган Интерклуб бинасына күченә. Спектакльләр 120 урынлы залда атнага өч көн — җомга, шимбә, якшәмбеБүген атнага 6 көн уйнала. Ял көне — дүшәмбе. уйнала башлый. Сәнгать җитәкчесе итеп ГИТИС тәмамлаган В.Н. Ярюхин чакырыла.

Театр халыкара «Нәүрүз» театр форумында (Казан) катнаша (2012, 2014). Казанда, Алабугада, Әлмәттә гастрольләре була.

Сәнгать җитәкчеләре 1975-1997 ― Юрий Колесников 1997-2005 ― Анатолий Яковлев 2005-2012 ― Валентин Ярюхин, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 2015-2021 ― Денис Хөснияров 2021 елның октябреннән ― Андрей Шляпин Армандо Диамантэ: «Я говорю: «Не превращайтесь в ДК КАМАЗа, ребята!». Бизнес-Онлайн, 4.11.2021

Куйган спектакльләре «Өйләнү» (Н.В. Гоголь) «Геростратны онытырга» (Г. Горин) «Бик гади вакыйга» (М. Ладо) «Скапен хәйләсе» (Ж.Б. Мольер) «Цилиндр» (Э. де Филиппе) «Күңелле Роджер» (Д. Сәлимҗанов) «Бөкреле ат» (П. Ершов) «Кар патшабикәсе» (Е. Шварц) «Түзем аккургаш солдатчык» (Г.Х. Андерсен) «Щелкунчик» (Э.А. Гофман) «Васса» (М. Горький) — режиссёр Пётр Шерешевский (Санкт-Петербург) «Көлбикә» (Е. Шварц) — режиссёр Георгий Цнобиладзе (Санкт-Петербург) «Кыргый» (А. Касон) - режиссёр Андрей Гаврюшкин (Санкт-Петербург) «Көзге моңсулык» (Н. Некрасов) — режиссёр Юрий Николаенко (Мәскәү) «Карл һәм Анна» (Л. Франк) һ.б. Глазов шәһәренең «Парафраз» театры баш режиссеры Дамир Сәлимҗанов «Мастеровые» театры сәхнәсендә 2018 елда «Дуры мы, дуры» спектаклен Сергей Кочнев. Интервью режиссера театра «Парафраз» Дамира Салимзянова. Реальное время, 03.05.2019, 2022 елда «Валентинов день» спектаклен Дамир Салимзянов выпускает премьеру в театре «Мастеровые». news.myseldon.com, 25.02.2022 куйган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 Россия һәм чит ил рус театрларының халыкара «Дуслык күпере» фестивале (Йошкар-Ола) — «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә җиңүче дипломы. 2016 «Тантана» премиясе («Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә) — Ольга Астафьева, Сергей Заболотский, Евгений Гладких, Александра Комлева, Марина Кулясова (Д. Линдси-Эберның «Кролик оясы» пьесасын сәхнәләштергән өчен, режиссёр — Денис Хөснияров). 2020 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә (Алексей Ухов, Владимир Губанов, Александра Олвина, Анна Дунаева — Леонид Зоринның «Варшавская мелодия» спектаклендәге Виктор, Геля рольләре өчен) "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020 У «Мастеровых» - 3 номинации! «Мастеровые» рус драма театры сайты, 18.03.2020

Яңа бина Театрның дүрт катлы яңа бинасы Чулман проспектында, Тантаналар сарае янында урнашкан. Хай-тек стилендә башкарылган бинаның мәйданы 13 мең квадрат метр тәшкил итә «Мастеровым» нужно втрое увеличить штат для работы в новом здании. chelny-biz.ru, 24.06.2022. Администрация һәм хезмәткәрләр өчен бүлмәләрдән тыш, театр тагын фотоостаханәне, тавыш яздыру студиясен, кече һәм зур (500 кешегә) залларны, күргәзмә залын, кафе, балалар бүлмәсен, видеотеканы һәм архивны үз эченә ала. Яңа бина 2022 елның 20 августында Шварцның «Гадәти могҗиза» (Обыкновенное чудо) спектакле белән ачыла Новое здание театра «Мастеровые» в Набережных Челнах возведено наполовину. Татар-информ, 19.11.2021Эльза Кузнецова. Открытие театра Мастеровые в Челнах запланировано на 20 августа. Татар-информ, 24.06.2022. Театрның иске бинасы Яр Чаллының LIBERTA яшь тамашачы театрына бирелергә мөмкин Алексей Першин. Кому может достаться здание «Мастеровых» в Челнах. Челнинские известия, 13.12.2019.

Искәрмәләр

Сылтамалар Театрның рәсми сайты

Моны да карагыз Асанов. Денис Хөснияров белән әңгәмә. «Вечерние Челны», 23.12.2015

Төркем:1975 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Чаллы театрлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары