Татар дәүләт гуманитар институты – Татарстан республикасының беренче милли югары уку йорты. 1995-2005 елларда эшли.
1992 елда Татарстанның Министрлар Кабинеты Татарстан республикасының милли мәгариф программасын үтәү максатыннан боерык чыгара. Милли мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү өчен Татар дәүләт гуманитар институты төзелә, ә Казан, Минзәлә, Арча һәм Чаллы педагогия училищеларында татар теле һәм чит телләр укытучылары әзерли торган көллият төркемнәре ачыла. 1995 елда уку йортына дәүләт укыту лицензиясе бирелә.
Сыйфатлама Беренче һәм алыштыргысыз ректоры — В.Г. Гайфуллин. Институт 3 факультет, 7 кафедра һәм 1 үзәктән тора.
Институт кадрлар әзерләүдә чит республикалардагы һәм өлкәләрдәге туганнарыбызга да булышкан. Студентлар Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия һәм Мари Эл республикаларыннан. Якындагы бәйсез дәүләтләр – Әзәрбайҗан, Казахстан һәм Украинадан, Русиянең Киров, Пермь, Чиләбе, Омск, Свердловск, Төмән, Курган, Ульяновск, Самара, Красноярск, Кемерово һ.б. өлкәләреннән килгән студентлар да укыганнар.
Белгечләр әзерләү өчен уку планнары югары профессиональ белем стандарты нигезендә, милли-төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Башка уку йортларыннан аермалы буларак, гуманитар институт студентлары фәнгә тартылды. ТДГИны тәмамлаучыларның 15 проценты ел саен аспирантурага укырга керде.Мәгарифкә дә көрәшчеләр кирәк
2005 елда Татар-Америка төбәк институты (Мирза Мәхмүтов институты) белән бергә бетерү турында карар чыгарыла. Студентларны укыларын тәмамларга пединститутка күчерәләр. Укытучыларның да бер өлеше ТДГПУга эшкә күчә. Татарстан хөкүмәте карарын ул чактагы премьер-министр Миңлеханов имзалый.Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 11 июля 2005 г. N 343 "О ликвидации Татарского государственного гуманитарного института и Татарско-американского регионального института"
Шәхесләр Ректорлар 1995-2005 — Васил Гайфуллин
Укытучылар
туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1963-01-01 Илдус Заһидуллин Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы
Тәмамлаучылар
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1976-09-07 Миләүшә Галиуллина журналист Татмедиа«Шәһри Казан» газетасы«Мәдәни Җомга» 1979-10-07 Ленар Абзалов галим Казан (Идел буе) федераль университетыСәмәрканд дәүләт университеты
Искәрмәләр
Чыганаклар Мәгърифәт һәм фән пәһлеваны Татарский государственный гуманитарный институт
Әдәбият В.Г. Гайфуллин. Язмыш борылышлары. К.: «Сүз» ҖЧҖ, 2007. 180-228 битләр. ISBN 978-5-98356-050-0
Сылтамалар
Фәрит Яхин. БӨЕК «КУШЫЛУ» ГАЛӘМӘТЛӘРЕ . Хикәя.
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча уку йортлары Төркем:Казан югары уку йортлары Төркем:Ябылган уку йортлары