Басыйров — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән Басыйр / Бәсыйр («үткен күзле») исеменнән ясалган. Валерий Басыйров, Кырым язучылар берлеге рәисе, тәрҗемәче. Зилфәт Басыйров (1927―2000), сынчы. Кәшфи Басыйров (Кашшаф Басыйров) (1906―1943), язучы. Маркиз Басыйров (1948), архитектор, хаҗи, күп мәчетләр проекты авторы. Мияссәр Басыйров (1930―1987), язучы.
Басыйрова Зифа Басыйрова (1910-1979), җырчы. Лариса Басыйрова (1986), җырчы.
Төркем:Фамилияләр