Габдрахман Мангушев, Габдрахман (Абдрахман) Габделкәрим улы Мангушев, (1887-1919) — татар драма актёры, журналист, драматург. Татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр» (1910-1915), «Ширкәт» (1910-1917) труппаларында уйнаган артист.
Тәрҗемәи хәле
1887 елда Ырынбурда туган. Ата-анасы чыгышы белән Сембер губернасы Сөнгәләй өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы) Зөябаш (Иске Тимошкино) авылыннан (хәзер шәһәр тибындагы бистә). 1907 елдан сәхнәдә. Үзешчән театр төркеме белән («Мосафир артистлар җәмгыяте») Мәкәрҗә ярминкәсе, Казанның Шәрык клубы сәхнәсенә чыга. 1910 елда Уфага килгән «Сәйяр» труппасында эшли башлый. 1915 елда В. Мортазин оештырган «Ширкәт» труппасына (Ырынбур) күчә. 1918-1919 елларда «Кызыл Армия» газетасының җаваплы сәркатибе. Ватандашлар сугышы вакытында Ырынбур тирәсендә Кызыл гаскәр сугышчыларынаЗәки Вәлиди сугышчыларына дигән версия дә бар тамашалар күрсәтеп йөрүче фронт театр труппасын оештыраБСЭ. Сугыш вакытында алган авырудан 1919 елда вафат була (1920 елда Габдулла Кариев та вафат була).
Уйнаган рольләре Махсус театр белеме булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә иҗади яктан үсә, һөнәри зур артист булып өлгерә Татарстан Республикасы башкаласы. Көлкеле һәм драматик рольләрне бердәй уңышлы уйнаган. Сәхнәдә темпераментлы булуы, мили төсмерле каһарманнар образларын тулы ачуы белән аерылып торган. Фәтхрахман — «Уйнаш» (Галиәсгар Камал) Мансур — «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) Бәдри — «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) Юныс хаҗи — «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Шәриф Камал) Рәхимҗан — «Яшьләр» (Фатих Әмирхан) Перчихин — «Мещаннар» (Максим Горький) Миллер — «Нәфрәт һәм мәхәббәт» (Фридрих Шиллер)һ.б. Театр белешмәлегендә
Язган пьесалары 1914 «Мөхәррир» 1918 «Бәхет эзләүчеләр»
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек (төзүче И. Илялова). Казан: ТКН, 1996, 2005.ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар Г.Г. Мангушев «Милләттәшләр» сайтында
Моны да карагыз Мангушевлар нәселе турында мәгълүмат
Искәрмәләр
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татар драматурглары Төркем:Татар журналистлары Төркем:«Сәйяр» актерлары Төркем:«Ширкәт» актерлары