Уфа сәнгать училищесы, , — 1921 елдан Уфада эшләп килүче, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә махсус урта белемле белгечләр әзерләүче уку йорты, бюджеттагы һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты (көллият). Балалар музыка, сәнгать мәктәпләре өчен укытучылар, мәдәният оешмалары өчен хезмәткәрләр әзерләп чыгара.

Директорлар Владимир Белов, РФ атказанган, БР халык артисты. Лидия Воробьёва Шамил Абдраков (2022 елның октябреннән)Лейла Аралбаева. Экс-начальник управления по культуре и искусству возглавил Уфимское училище искусств. ИА «Башинформ», 28.10.2022

Тарих 1921 елның 1 сентябрендә Уфа губернасының һөнәри белем идарәсе карары белән Уфа музыка техникумы буларак ачылганУку йорты уставында. 1926 елда исеме Башкорт дәүләт сәнгать техникумы итеп үзгәртелгән. 1936 елда техникум икегә бүленә: Уфа музыка училищесы һәм Уфа театр-сәнгать училищесы. Бөек Ватан сугышы елларында укуханәләр ябыла. 1960 елда Уфа сәнгать училищесы буларак эшчәнлеген яңарта. 1997 елда Сибайда филиалы ачыла.

Белгечлекләр Музыка һәм сәнгать бүлекләрендә дизайн, фортепиано, вокал сәнгате, оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары, эстрада җыры, музыка теориясе, Россия халыкларының музыка уен кораллары, музыкада тавыш яздыру осталыгы, хор дирижерлыгы, оркестр өчен кыллы уен кораллары, эстрада уен кораллары белгечлекләренә өйрәтәләр.

Укуханә укытучылары Солтан Габәши Вәли Галимов Касыйм Дәүләткилдиев Вәлиулла Мортазин-Иманский Миләүшә Мортазина Мәкәрим Мәһдиев Шамил Рәхмәтуллин Илшат Йомагулов Рим Сыртланов Нур Даутов һ.б.

Укуханәне тәмамлаучылар

Укуханә 10 меңнән артык махсус урта белемле белгеч әзерләгән.

Әхтәм Әбүшахманов Салават Әскаров Фәрит Бикбулатов Зәйтүнә Бикбулатова Илһам Вәлиев Азат Гаеткулов Фидан Гафаров Радик Гәрәев Борис Домашников Роберт Заһретдинов Гөлдәр Ильясова Галия Имашева Нурия Ирсаева Рифкать Исрафилов Илшат Йомагулов Нәзифә Кадыйрова Флюра Килдиярова Фәридә Кудашева

Әхмәт Лотфуллин Зәки Мәхмүтов Әсгать Мирзаһитов Арыслан Мөбәрәков Салават Низаметдинов Рәшит Нурмөхәммәтов Рөстәм Сабитов Рафаэль Салихов Рафаэль Сафин Илфак Смаков Айрат Солтанов Гата Сөләйманов Рим Сыртланов Земфира (Рамазанова) Мәгафүр Хисмәтуллин Рим Хәсәнов Габдулла Шамуков Вәкил Шәйхетдинов

Бина

Уфаның Киров районында урнашкан бина 1971 елда 4 катлы итеп кирпечтән төзелгән. 600 урынлы концерт залы, картиналар галереясы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1997 «Культура» газетасы үткәргән «Окно в Россию» бәйгесендә укуханәнең сәнгать бүлеге призлы урын алган. Искәрмәләр

Сылтамалар Көллиятнең рәсми сайты

Төркем:Уфа уку йортлары Төркем:Сәнгать уку йортлары Төркем:Башкортстан урта һөнәри уку йортлары