Сент Китс һәм Невис Федерациясе, шулай ук Сент-Кристофер һәм Невис Федерациясе буларак билгеле - ул Вест Индияда ике утрау иле. Кече Антильләрнең Ливард Утраулары чылбырында урнашып ул Америкаларда мәйданы һәм халкы буенча иң кечкенә дәүләт. Илнең башында Британия Монархы (хәзерге вакытта Елизавета II) тора. Башкала Бассетерр зуррак Сент Китс утравында урнашкан. Кечерәк Невис Утравы Сент Китстан көньяк-көнчыгышка "Тар" буларак билгеле сай канал аша 2 миля (3 км) ераклыкта урнашкан. Британияга буйсынган Ангилла шулай ук бу шураның өлеше булган һәм җыеп ул Сент Китс-Невис-Ангилла буларак билгеле. Төньяк-төньяк-көнбатышка таба Синт Эустатиус, Саба (Нидирлан), Сент Бартелеми, Сент Мартин/Сент Маартен һәм Ангилла утраулары ята. Көнчыгышка һәм төньяк көнчыгышка таба Антигуа һәм Барбуда утраулары урнашкан һәм көньяк көнчыгышта кечкенә кеше яшәми торган Редонда утравы һәм хәзерге вакытта актив вулканы булган Монтсеррат утравы ята. Сент Китс һәм Невис Кариб утрауларында Европалылар яши башлаган беренче утраулар булган. Сент Китс Карибларда Британия һәм Франция колонияләрнең өе булган, һәм шулай итеп "Көнбатыш Индияләрнең Ана Колониясе" дип аталган. Диннәр Сент-Китс һәм Невис халкының зур күпчелеге (87,6 % ы) ― христианнар (шул исәптән, тарафдарлары кимү тәртибендә, англикан чиркәве тарафдарлары, протестантлар, методистлар, , католиклар һ.б. христианнар), 8,7 % ы – дингә ышанмаучылар, 1,8 % ы – Һинд дине, 0,53 % ы – Ислам, 1,9 % ы – башка диннәр тарафдарлары. Сент-Китс һәм Невиста ислам Сент-Китс һәм Невиста Һинд дине

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Хөкүмәт Saint Kitts & Nevis official government information service Saint Kitts & Nevis official government site St. Kitts & Nevis Citizenship-by-Investment Program Saint Kitts & Nevis official Investment Promotion Agency Saint Kitts & Nevis St Kitts Financial Services Regulatory Commission

Гомуми мәгълүмат

Saint Kitts and Nevis from OCB Libraries GovPubs

St Kitts and Nevis country profile from the BBC News

Карталар GeoHack list of street, satellite, and topographic maps Caribbean-On-Line, St. Kitts & Nevis Maps

Халкы GigaCatholic Туризм Nevis Tourism Authority – Official Site Saint Kitts Tourism Authority – Official Site Saint Kitts Music Festival – Official Website of the annual Music Festival

Яңалыклар West Indies News Network (WINN FM) The St. Kitts-Nevis Observer SKNVibes MIYVUE

Төркем:Утрау-дәүләтләр Төркем:Сент-Китс һәм Невис Төркем:Федератив дәүләтләр