Гомәр Ипчи (әдәби псевдонимы Алкедай), Гомәр Бәкир улы Ипчи, , , (1897, Бакчасарай — 1955, Томск) — кырымтатар язучысы, шагыйрь, драматург, тәрҗемәче. Кырымтатар дәүләт театрына, кырымтатар драматургиясенә, кинематографиясенә нигез салучыларның берсе. Сәяси золым корбаны.
Тәрҗемәи хәле 1897 елда Таврия губернасы Бакчасарай шәһәрендә вак һөнәрче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган ягында Тавдаер авыл мәдрәсәсендә алгач, 1914 елдаПатша армиясенә бармас өчен дигән версия дә бар, Уфага килеп, Галия мәдрәсәсендә ирекле тыңлаучы булып укый. Галия мәдрәсәсенең әдәбият укытучысы Галимҗан Ибраһимов аның әдәбиятка булган һәвәсен уята. 1917-1923 елларда Кырымга кайтып, укытучы булып эшли, үзешчән театрда уйный. 1923 елда Кырым дәүләт татар театры оешкач, башта актер була, 1928 елдан директор вазифасында. Бер үк вакытта, 1924-1928 елларда, «Енъи дунья» (Яңа дөнья) газетасында әдәби хезмәткәр.
Иҗаты
1917 елдан, Галия мәдрәсәсендә укыган вакыттан, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый, Габдулла Тукайга ияреп яза. Шигырь белән язылган «Мәдрәсә» пьесасы (1915), «Газый-Мансур» поэмасы (1917 елда «Кырым учагы» газетасында басылган) мәгълүм. Тәрҗемәләр белән 17 китап авторы. Шигырьләре «Шәрыкъ хатыннары» (1926), «Көрәш өчен» (1928) исемле китапларга тупланып, хикәяләре «Көрәш» (1927) китабында тупланып нәшер ителә. 1930 елларда «Тәсәдеф» (Очрашу) (1931), «Асан» (1936) повестьлары, «Галим», «Ачлык», «Хоҗалар» (Укытучылар) исемле романнар язган. 20 дән артык пьеса язган: «Фахишә» (1924), «Галим» (1925), «Нәнкәҗан ханым» (1926), «Азат халык» (1927), «Шаһингәрәй хан» (1929), «Мотор» (1931), «Тарахташтан Сәет улы Сәетәмәт» (1933), «Дошман» (1935) һ. б. Татар театры турында язган мәкаләләре бар. Дөнья һәм рус классикасын татарчага тәрҗемә итә: Шекспирның «Гамлет»ын, Шиллерның «Разбойники» (Юлбасарлар), Мольерның «Мещанин во дворянстве», Л. Н. Толстойның «Казаки» (Казаклар), А. Островскийның «Гроза» (Яшенле яңгыр), Н. В. Гогольнең «Мертвые души» (Үле җаннар), Э.-Л. Войничның «Овод» (Кигәвен), Анри Барбюсның «В огне» (Ут эчендә), М. Горькийның «Мать» (Ана), «Челкаш», В. Ивановның «Бронепоезд», А. Серафимовичның «Железный поток» (Тимер ташкын) һ.б. әсәрләр. Кулъязмада калган әсәрләре сәяси золым вакытында юкка чыгарыла.
Кырымтатар кинематографиясенә нигез салучыларның берсе. Кырымтатар халкы каһарманы Галим Азамат угълы турында «Галим» исемле беренче кырымтатар кинофильмының сценарий авторы (1926, режиссеры Г. Тасин).
Сәяси золым
1937 елда, «Кырымны Төркия файдасына ССРБдан аерырга маташуда, милләтчелектә» гаепләнеп, кулга алына һәм 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Беломор-Балтика каналы (Унжа лагере) төзелешендә эшләп, җәза чыгуга карамастан, 1949 елда аны азат итмиләр. 5 елга Красноярск краена сөргенгә җибәрәләр. Сталин портретын утка яккан өчен, төрмәдән Томск күчерәләр. Шунда 1955 елның 11 гыйнварында вафат була. 2000 елда акланаУлы Якуб Ипчи истәлекләрендә
Хәтер 1972 елда Ташкәнттә Г. Ипчинең «Хикәяләр» җыентыгы нәшер ителә. Галим Исмаил Кәримов 1988 елда язучы турында «Тирәнлек» дигән фәнни хезмәт язган, 1989 елда Үзбәкстан ССР фәннәр академиясендә «Гомәр Ипчинең тормышы һәм эшчәнлеге» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Кырымтатар академия музыкаль драма театры пьесаларын яңадан сәхнәгә куйды.
Әдәбият Кәрим Җаманаклы. Әсәрләр. Алабуга, 2005. ISBN 5-96662-0007-6 Нагаев С. Йылнамелердеки излер (Къырымтатар эдебияты акъкъында этюдлар). Ташкәнт: Гъ. Гъулам адына Нешрият матбаа бирлешмеси, 1991. Урсу Д.П. Деятели крымскотатарской культуры. Симферополь, 1999.
Сылтамалар «Шәхесләр» сайтында И. Гаспринский исемендәге кырымтатар җөмһүрият китапханәсе сайты Г. Ипчи турында «Дөнья харитасы: Кырым» сайтында
Моны да карагыз Гомәр Ипчи әсәрләре (оригиналда)
Искәрмәләр
Төркем:Кырымтатар шагыйрьләре Төркем:Кырымтатар язучылары Төркем:Драматурглар Төркем:Укытучылар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Галия мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Репрессияләнгән татарлар