Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, — Уфа губернасы Минзәлә өязенең (1920 елдан Татарстан АССР, 1991 елдан Татарстан) Минзәлә шәһәрендә 1889 елдан эшләп килүче, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче урта һөнәри уку йорты, дәүләт бюджет һөнәри белем оешмасы. Татарстанда иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2014 елда укуханә ачылуга 125 ел тулаТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында. Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгара. Тарих 1889 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы мәктәбе буларак ачылаТехникум уставы буенча. 1904 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесы итеп үзгәртелә. 1920-1927 елларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы. 1927 елда Татарстан АССР халык мәгарифе комиссариаты һәм Татарстан АССР халык җир комиссариаты карары белән Минзәлә зоотехник техникумы итеп үзгәртелә. 1935 елдан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы. 1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә районы Воровский совхозы базасында Минзәлә совхоз-техникумы оештырылаРСФСР министрлар шурасы карары № 546 30.04.1964. «Агрономия», «зоотехния», «җиләк-җимеш үстерү», «зоотехник-оештыручы» белгечлекләре буенча көндезге бүлектә 750, читтән торып 1200 студент укый. Һәр елны 540-550 белгеч әзерләп чыгара. Әлмәттә филиалы (Һерцен урамы, 86), Байлар Сабасында укыту-консультация пункты ачыла. 3,5 мең га сөрү җире, 100 га бакчасы була. Совхоз-техникумның 4нче бүлекчәсе урынында «Минзәлә симертү совхозы», 3нче-5нче бүлекчәләре урынында «Маяк» совхозы оештырыла. Техникумда үзәк бүлекчә һәм Сарсазтау бүлекчәсе генә кала. 1991 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртеләРСФСР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары № 882 10.09.1991. 2001 елдан урта һөнәри белем бирүче федераль дәүләт белем бирү йорты. 2012 елда ТР хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына биреләТР министрлар кабинеты карары № 51 27.01.2012. 2013 елда ТР фән һәм мәгариф министрлыгы карамагына күчереләТР министрлар кабинеты карары № 592 22.08.2013. Казан авыл хуҗалыгы академиясенең вәкиллеге эшли. Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институты вәкиллеген ачкан. Белгечлекләр 125 ел эчендә техникум 20 000 белгеч әзерләп чыгара За 125 лет из стен техникума выпущено более 20000 специалистов. 9 һәм 11 сыйныф базасында бюджет һәм бюджеттан тыш түбәндәге белгечләрне әзерли: Агрономия Зоотехния Ветеринария Бал корты карау Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы Хокук белеме Автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт Электр корылмаларын кору һәм файдалану Кызыклы факт Минзәләдә туып үскән эшмәкәр, хәзер «Русский стандарт» холдингы һ.б. ширкәтләр хуҗасы Рөстәм Тариконың (17.03.1962) әнисе Роза Нәҗип кызы Тарико 1970 елларда совхоз-техникумда укыткан Пример для подражания. «Минзәлә», 21.04.2014. Шәхесләр Директорлар ???? 1985-1986 Мокреев А.И. 1986-1990 Каюмов И.Р. 1990-2007 Хәмитов Ф.М., ТР атказанган укытучысы. 2007-2011 Ханов И.Р. 2011 елдан — Фәттахова Эльвира Шәрип кызы, ТР атказанган укытучысы. Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Кузьма Наякшин 1900-10-271900 Кара-Елга галимтарихчыуниверситет профессоры Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетыАкадемик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты 1982-04-141982 Хәлиулла Кәлимуллин 1924-01-07 Иске Кыязлы No/unknown value Мөҗип Низамиев 1934-05-01 Күтәмәле 2012-01-15 Ильяс Зиннуров 1952-04-06 Торыш (Мөслим районы) 1999 Камил Нәҗмиев 1974-09-29 Тауасты Байлар менеджер Минзәлә педагогика көллиятеGridCom RTТатарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Кузница сельскохозяйственных кадров. К 125-летию Мензелинского сельскохозяйственного техникума. Мензелинск-Казань, 2014. Сылтамалар

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының рәсми сайты Минзәлә сайтында мәгълүмат Уку йортының «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Контактта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы сәхифәсе Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1889 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Минзәлә урта һөнәри уку йортлары