Карфаген (финик. Qart Hadasht, , , Картадж, , )— иленең башкаласы Тунис шәһәреннән 15 километр ераклыгында урнашкан борынгы шәһәр, Борынгы дөнья тарихи чорында Төньяк Африкадагы исемдәш илнең тарихи башкаласы.

Карта́ж — Карфаген хәрәбәләре урнашкан шәһәренең замандаш исеме. Бүгенге көндә Картаж муниципалитеты территориясендә илнең президенты резиденциясе (Президент сарае, )Isabelle Mandraud et Nicolas Fauqué, « Visite guidée du palais de Carthage avec le président Marzouki » , Le Monde, 22 mars 2012, Картаж милли музее () һәм Картаж университетының "Бизнес тармагы институты" () урнаша. Шәһәр Тунис вилаятенә керә.

Тарих

Шәһәргә безнең чорга кадәр 814 елда Финикия колонистлары нигез салган. Финикиянең таркалуыннан соң Карфаген аның бар колонияләрен узенә буйсындыра һәм Урта диңгез буеның иң зур ил башкаласына әйләнә. Безнең чорга кадәр 264 елда Карфаген дәүләте белән Рим Республикасы арасында Пуник сугышлары чоры башлана. Безнең чорга кадәр 146 елда Карфагенлылар Өченче сугышны оттыргач, шәһәр Римның Африка провинциясе () составына керә. VI гасырда Рим империясе таркалгач Карфаген да төшенкелеккә килгән.

698 елда Карфаген Гарәп хәлифәлеге эченә керә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектларыТөркем:Әлифба буенча торак пунктларТөркем:Тунис