1930 елгы дөнья футбол чемпионаты () — 1930 елда узган беренче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 13 июлдән 30 июлгә кадәр Уругвай башкаласы Монтевидеода үткәрелгән.

Ярышта 13 җыелма такым катнашкан (Аргентина, Франция, Чили, Мексика, Югославия, Бразилия, Боливия, Уругвай, Румыния, Перу, АКШ, Парагвай, Белгия). Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 13 такым дүрт төркемгә бүленеп, система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 18 уен уйналган, 70 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гильермо Стабиле (Аргентина) - 8 туп, Педро Сеа (Уругвай) - 5 туп. Финалда Уругвай футбол җыелмасы Аргентинаны 4:2 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган.

Төркем:Футбол буенча дөнья чемпионатлары Төркем:1930 ел спортта